Районда янгыннар еш кабатлана

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Кызганычка каршы, районда янгыннар еш кабатлана. Кичә Арчада тагын бер хуҗалыкта янгын чыкты. Шул уңайдан район җитәкчесе Илшат Нуриев гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышын үткәрде. Аның карарлары белән сез газетабызның киләсе санында таныша аласыз. Хөрмәтле райондашлар! Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык тиешле чараларны күрүегезне сорыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International