Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча Әлифба Ватаны булсын
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Арча Әлифба Ватаны булсын
Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” музееның 15 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия фәнни–гамәли конференциядә галимә, филология фәннәре кандидаты, атказанган укытучы Рәсимә Шәмсетдинова Әлифба дәреслегенә һәйкәл куярга дигән тәкъдим белән чыккан иде. Аның бу тәкъдиме хуплап алынды һәм район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм “Татспиртпром” ширкәте генераль директоры Ирек Миннәхмәтовның матди ярдәме белән бу юнәлештә эш тә башланган.
Һәйкәлне иҗат итәргә Арчада яшәүче талантлы яшь скульптор Михаил Сафин алына.
Һәм, ниһаять, ул үз урынын тапты. Михаил Рөстәм улы тәкъдим иткән композиция искиткеч матур гына түгел, бай эчтәлекле, уңышлы һәм зәвыклы. Менә ныклы адымнар белән алга атлаучы кызчык – тормыш, яшәү символы. Гүя ул Әлифба китабыннан чыккан да, киләчәккә омтыла. Янында кызчыкны озата баручы көчек – балачак символы. Ә ачык китап күкләргә омтылучы кош кебек, кешелек туплаган аң–белемне иң югары биеклеккә күтәрергә омтыла.
Узган атнада Михаил Сафинның иҗат җимеше Әлифбага һәйкәлне ачу тантанасы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән ми- нистры урынбасары Гөлнара Габдрахманова, шагыйрь, Татарстан Респуб- ликасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, язучы–шагыйрә Флера Тарханова, Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт, Рәсимә Шәмсетдинова һәм башка күренекле шәхесләр катнашты. Самара өлкәсенең Байтуган авылыннан да Нурания Авзалова җитәкчелегендә Сәләй Вагыйзовның авылдашлары, туганнары килгән иде. Кунакларны Флорид Гасыймов җитәкчелегендәге оркестр каршы алды.
Чара һәйкәл янында митинг белән башланып китте.
– Сез бүген Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте тарихына алтын хәрефләр белән язылачак тагын бер вакыйганың шаһитлары булдыгыз, – диде көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Биредә Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованы якыннан белгән, аларны хөрмәт иткән кешеләр, шәкертләре, татар җанлы милләттәшләребез катнаша. Бу урында Сәләй Вагыйзовның: “Аларны язуны сез дәвам итегез. Арча Әлифбаның Ватаны булсын иде”, – дигән сүзләрен искә төшерәсе килә.
Кунакларны район җитәкчесе Илшат Нуриев сәламләде. Разил Вәлиев (һәйкәл итеп куелган Әлифба китабына аның “Әлифба” шигыре уелган) тәэсирләре, Сәләй Вагыйзовның укучысы Флера Тарханова истәлекләре белән уртаклашты. Якташларының да әйтер сүзләре күп иде. “Алар Байтуганда Әлифба авторы туган йортны сатып алып, шунда музей булдыру өстендә эшлиләр, – диде Гөлнара Гарипова. – Безнең белән дә араны өзмиләр. Елга ике тапкыр фәнни–гамәли конференциягә киләләр. Быел аны халыкара дәрәҗәдә үткәрүне планлаштырабыз”.
Тантананың икенче өлешендә Арча педагогика көллияте тарафыннан республика күләмендә үткәрелгән музыка, җыр, авторлык шигырьләре, рәсемнәр, презентация- ләр, видеороликлар бәйгесендә җиңгән 75 кешене (барлыгы 730 кеше катнашкан) билгеләп үттеләр, һәр яктан уңыш яулаган 7 укучыга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының исемле стипендиясен тапшырдылар.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз