Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Лагерьлар балаларны җыйды
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Лагерьлар балаларны җыйды
Быел каникулларда районда 33 җәйге лагерь эшләячәк. Барлыгы 1300 бала ял итәчәк.
– 26 мәктәп яны, 5 (Арчаның беренче, икенче, җиденче һәм Шушмабаш мәктәбендә, бишенче гимназиядә) ял һәм хезмәт лагерьлары, Шушмабашта палаткалы “Азимут” лагере оештырылды. Шушмабашлылар, строй һәм җыр бәйгесендә районда беренче урынны алып, республикада да уңышлы чыгыш ясадылар. Шуның өчен аларга палаткалы лагерь булдыру мөмкинлеге бирелде. Сеҗе мәктәбе базасындагы “Шатлык” лагере быел да өч сменада (15 июньнән, 6 һәм 29 июльдән) балаларны үзенә җыя, һәрберсендә 70 бала ял итәчәк. Анда барырга теләүчеләр бик күп, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Шакирова. – Ел дәвамында эшләүче стационар лагерь да оешса, район өчен бик яхшы булыр иде. Чөнки лагерьда бала яңа яктан ачыла, үсә һәм ныгый.
Шушмабаш урта мәктәбендә берьюлы өч лагерьны –“Күбәләкләр” мәктәп яны, ял һәм хезмәт, палаткалы “Азимут”–ачу тантанасы булды.
– Барлыгы 100 бала йөри. Теләге булганнарның барысын да алырга тырыштык. “Азимут”тагылар палаткаларда йоклап кала, калган икесендә балалар иртәдән көндезге 3кә кадәр шөгыльләнә. “Азимут”та – 5, мәктәп яны лагеренда – 3, ял һәм хезмәт лагеренда 3 тапкыр тукланалар. Төрле күңел ачу чаралары, бәйгеләр, уеннар һәм башкалар оештырыла, – ди мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова.
– “Азимут”ка 20 бала йөри, – ди лагерь җитәкчесе Гүзәл Вафина. – Ул 7 көн дәвам итә. 11–13 яшьлекләр өчен. 6 тәрбияче. Биредә табигать кочагына җәяүле экскурсияләргә зур урын бирелә.
Ә ял һәм хезмәт лагерена йөрүчеләр мәктәп яны участогында эшләячәк. Шушмабаш мәктәбенең зур бакчасы бар. Анда 2000нән артык кәбестә, суган, кишер, баклажан, кыяр, баллы борыч, помидор, хәтта карбыз белән кавын да үстерелә.
– Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелгән бәйгедә безнең мәктәп яны участогы 100 мең сумлык грант отты, район күләмендә җиңүләргә иреште, – ди Рәзилә Шәймәрданова. – Кыш буена ашханәдә балаларга ризыклар әзерләргә дә җитә, сатып, мәктәпкә әйберләр алу өчен акча да эшлибез.
Лагерьларны ачу тантанасы кызыклы да, күңелле дә үтте. Аннан чыгышлар башланды. Аз гына вакыт эчендә балалар җыр да, бию дә өйрәнгәннәр. Кыюлыкларына, осталыкларына сокланып утырдык. Алып баручылар Камилә Елисеева, Айгөл Фәттахова, Лилия Әхмәдуллина Казан телевидениесендә “Яшь ТНВ” тапшыруы дикторлары, җырчылар 2нче сыйныф малайлары, шулай ук беренче сыйныфтан Зәлия Таҗетдинова шунда “Тукай якташлары” исемле тапшыруда сәнгатьле укучылар икән. Соңыннан балалар, Робинзон утравына җыелып, Робинзон һәм Пятница командаларына бүленде. Кызыклы ярышлар, күңел ачулар башланды.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз