Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Җырламый күңел түзә алмый
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Җырламый күңел түзә алмый
Сабантуйны чәчәккә тиңләсәк, үзәген көрәш мәйданы, ә мәйдан уртасында һәм тирә–юнендә барган уеннар, җыр–бию, төрледән–төрле бәйгеләрне таҗлары белән чагыштырып булыр иде.
Берәүләр көрәшкә мөкиббән китеп утырса, икенчеләр, бигрәк тә, яшь–җилкенчәк, бала–чага күңел ачу ягын карый. Андый мөмкинлек безнең Арча Сабантуенда адым саен. Стадионга керү белән ерактан ук балалар мәйданчыгы күзгә ташлана. Якынайган саен малай һәм кызларның шатлыклы көлүләре ишетелә.
Арча балалар бакчалары тәрбиячеләре мәйданчыкны “үз кулларына алган”. Нинди генә уеннар, бәйгеләр уйлап тапмаганнар. Балалар тәгәриләр, егылалар, тагын сикереп торалар, кечкенәләр генә булса да, җиңү өчен көрәшергә кирәклекне аңлыйлар. Ата–аналары үзләрен шатланып карап тора, оештыручыларга рәхмәтләрен белдерә.
Зур мәйданда көрәш белән бергә уеннар да гөрли. Шунда гына биек колга башына менәләр, авышыннан җитез генә атлап үтәләр, су тулы чиләкләрне көянтәгә элеп, чи йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерәләр, катык эченнән акча эзлиләр, кул белән кагылмыйча су өстендә йөзеп йөргән алманы ашыйлар, капчык белән тукмашалар. Уеннарның ниндиләре генә юк, санап та бетерерлек түгел. Иң кызыгы, кайберәүләр махсус шуларда катнашу өчен әзерләнеп килә, шуннан үзенә ләззәт ала.
– Хикмәт җиңүдә мени? – ди урта яшьләрдәге Ләбибә ханым. – Бер читтә башкаларны күзәтеп торганчы, үзем катнашуны уңайрак күрәм мин. Көчемнән килгән уенның берсен дә калдырмыйм. Үз авылым Сабантуенда капчык киеп йөгерүдә беренче урынны алдым. Монда егылып харап булдым.
Сабантуенда, һәрвакыттагыча, спорт уеннарына зур урын бирелде. Кул көрәше, йөгерү, сикерү, зур теннис, өстәл теннисы, гер күтәрү, волейбол, баскетбол, футбол һәм башкалар – барысы да программага кертелгән. Җиңүчеләргә бүләк–акчалата.
Җыр–биюсез нинди Сабантуй була, ди. Һәр тарафта күңелле музыка яңгырады, татар җыры, татар моңы ишетелде. Башка еллардан аермалы буларак, быел артистлар чакырылмаган. Зур сәхнәдә дә, кечеләрендә дә үзебезнең талантлар урын алды. Чыгышлары артистларныкыннан бер җире белән дә аерылмый. Авыл, район сәхнәләрендә чыгыш ясап чарланган, халык мәхәббәтен яулаган җырчыларыбыз, биючеләребез биредә дә алкышларга лаек булды.
Арча сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты, ветераннар оештырган аерым сәхнәләрдә дә концертлар гөрләде. Теләге булган һәркем җырлый, бии, бәйгеләрдә катнаша–үзен сыный алды.
Мәйдан тирәли барган уеннарга килгәндә, аларның чиге юк. Батутта та сикерәләр, квадрациклда да йөриләр, шар эченә утырып, бассейнда да йөзәләр, хәтта дөягә дә атланалар. Балалар өчен иң кызыгы менә шулар. Әти–әниләре үзләрен өстерәп тә алып китә алмый.
Кибетләр дә тезелеп киткән, киштәләр сыгылып тора, яннарыннан бала түгел, олы кеше дә тыныч кына китә алмый. Шунда шашлыгы, пылавы пешә. Туңдырма, татлы мамык–адым саен. Теләгәнеңне ал. Кесәңдәге акчаң гына җитсен. Аның турында уйлап торган кеше юк инде. Сабантуй елга бер генә килә бит.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз