Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Абсолют батыр
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Абсолют батыр
Безнең халыкта Сабантуй батырларын элек–электән Олимпия чемпионнарына тиңләп хөрмәт иткәннәр. Быелгы Арча батыры Руслан Абдуллин белән дә райондашларыбызны якынрак таныштырып узыйк әле.
Руслан Арча егете, 1991 елда туган. Әнисе Илһамия Хәйретдин кызын күпләр тәҗрибәле педагог буларак белә. Ул 21 ел педагогика көллиятендә рус теле укытучысы, 7 ел завуч булып эшләде, инде 7 ел Арчаның 3нче мәктәбен җитәкли.
Көрәшче каны Русланга нәселдән бирелгән. Әтисе Рәфикъ туганнары Олы Мәңгәрдә дан тоткан нәсел.
— Потлы герләрне урыс капкасы аша чөеп уйнаганнар алар, — дип сөйли Илһамия ханым.
11 яшьтә әтисез калган Русланга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә техникумында механик һөнәрен үзләштерә ул. Быел исә Казан дәүләт аграр университетының техник сервис факультетын тәмамлап, диплом алырга әзерләнә. Һөнәре буенча Арча ДОСААФ оешмасында производствога өйрәтү мастеры булып эшли.
Көрәш белән ул 13 яшьтән шөгыльләнә. Спорт төренең нечкәлекләрен өйрәткән тренеры Фәнис Зариповка, тормышта да, спортта да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер остаз Ринат Алеевка рәхмәтле Руслан. Нәселдән килгән сәләт, тырышлык үзенең нәтиҗәләрен бик тиз күрсәтә башлый. Руслан Абдуллин яшүсмерләр арасында берничә тапкыр Татарстан, ике тапкыр Россия чемпионы. Шулай да соңгы елларда ул келәмдә күренми башлаган иде. Сәбәбен сорагач:
— Бу спорт төренә районда игътибар кимегән иде. Менә яңа җитәкче көрәш белән кызыксына башлагач, мин дә мәйданга кайттым, — дип җавап бирде.
Узган ел район башлыгы призын откан Руслан республикада Муса Җәлил турнирында да район көрәшчеләре арасында иң яхшы күрсәткечкә иреште.
Саубуллашканда Русланның сәламәтлеге турында да сорадык.
— Финалда аягыңны авырттырдың, көндәшең гаебеме?
— Юк, әлбәттә. Көрәш ул травмаларсыз гына булмый инде. Илшатның монда бернинди дә гаебе юк. Зыянлы түгел, тазарыр әле, — диде батыр.
Батыр димәктән, ни хикмәт, Русланның җәмәгате Алинә дә (ул Арчада йөрәк–кан тамырлары авырулары үзәгендә шәфкать туташы) легендар көрәшче Әхәт батыр нәселеннән. 9 айлык кызлары Әминә дә, сөбханалла, бик тере күренә.
— Танышлар безнең малай туганны бик көтәләр инде. Ике көрәшче каны кушылгач, нәрсә булыр икән дип кызыксыналар, — ди Алинә.
Руслан көрәш батыры гына түгел, оста баянчы, алтын куллы тимерче дә икән әле. Көнбатыш бистәсендәге йортларын да үзе салып чыккан, хәтта бизәкле капкасына кадәр үзе ясаган. Афәрин, Руслан дип кенә әйтәсе кала! Без барлык райондашлар исеменнән сине районның абсолют батыры булып калуың белән котлыйбыз, тизрәк савыгып, көрәш мәйданнарында яңа җиңүләр яулавыңны көтеп калабыз.
Исрафил Насыйбуллин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз