Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Күңелләрдә тулы өметләр
2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Күңелләрдә тулы өметләр
Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, Сабантуйлар, гадәттә, язгы чәчүләр тәмамлангач үткәрелә. Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәмендә беренче чиратта кыр батырлары мәйдан уртасына чакырылып хөрмәт ителә, чөнки икмәк булса, җыр да була.
Сабантуйлар алдыннан район комиссиясе, һәр хуҗалыкта булып, чәчүлекләргә бәя бирде. Механизаторларыбыз, җитәкчеләр, белгечләр тарафыннан гаять зур хезмәт куелган. Әлегә бар да әйбәт, яңгырлар да вакытында явып, җил дә вакытында исә. Басуларга, яшел хәтфә булып күтәрелгән игеннәргә карап куанасың.
Төгәлләнгәч
буразнада эшләр,
Салынгач та соңгы
бөртекләр —
Татар чыга шулай
мәйданнарга,
Күңелләрдә тулы
өметләр.
Район Сабантуенда яңгыраган әлеге шигъри юллар тирән мәгънәгә ия — барыбызның да күңелләрендә иң матур теләкләр генә! Ямьле җәйләр, мул уңышлы көзләр килсен, дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын!
— Безнең матур, күңелле һәм юмарт бәйрәм авыл хезмәтен данлый, шуңа күрә Сабантуйда без үзенең фидакарь эше белән өстәлләребездәге муллыкны тәэмин иткән, районның уңышлы үсешенә өлеш керткән кешеләрне хөрмәтлибез, – диде районыбыз җитәкчесе Илшат Нуриев үзенең котлау сүзендә.
2015 елның район Сабантуе флагын узган елның кыр батыры, “Кырлай” ширкәте механизаторы Данил Рәхимов белән 2014 елның абсолют батыры Илшат Идиятов күтәрделәр.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Марсель Имамов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның арчалыларга Сабантуй котлавын җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин тәб- рикләү сүзләре әйтте.
Район Сабантуеның мөхтәрәм кунаклары традиция буенча колгага сөлгеләр бәйләделәр.
Сабантуй мәйданына сабан батырлары чакырыла. Район җитәкчесе Илшат Нуриев 2015 елның язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәгә ирешкән “Кырлай” ширкәте механизаторы Данил Рәхимовка “Кыр батыры – 2015” дип язылган тасма, Мактау дипломы, акчалата премия тапшырды.
“Ватан” ширкәтеннән Әхтәм Шәвәлиев – икенче, “Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллин өченче урыннарны яуладылар. Алар да Илшат Габделфәртович кулыннан бүләкләр алды.
Шулай ук мәйданда “Һөнәре буенча иң яхшы” исеме алган алдынгылар, ярминкәләрне иң яхшы оештыручылар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән сәхнә бәйгесендә җиңүчеләр, спорт өлкәсендә иң көчлеләр һ.б. бүләкләнә.
Сабантуй җитезлеккә, осталыкка, булганлыкка сынау да ул. “Президент белән бергә” хәрәкәте Сабантуй бәйрәмен әзерләүдә актив катнашты. Татарстан районнарында, шул исәптән Арча районында да, бәйрәмне үткәрү вакытында хәрәкәт “Спорт сөюче Татарстан” дигән үз мәйданчыгын оештырды. Әлеге мәйданчыкта ГТО нормаларын тапшыру буенча үз көчеңне сынап карарга мөмкин иде. Район җитәкчесе Илшат Нуриев та шунда. Ул районда көрәш, хоккей һәм спортның башка төрләрен үстерүгә зур игътибар бирә. Үзе дә актив спортчы.
“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүнең мөһимлеген пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Татарстан бүген Россиянең профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә спорт белән шөгыльләнә ала торган иң яхшы инфраструктуралы спорт башкаласы. Респуб- ликага Россиянең генә түгел, ә дөнья дәрәҗәсендәге иң эре спорт ярышларын да үткәрүне ышанып тапшыралар. Инде быелгы җәйдә спортның су төрләре буенча гаять зур халыкара чемпионат үтәчәк, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итә.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз