Кыш турында бүген кайгырт

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Кыш турында бүген кайгырт
“Ватан”, “Курса МТСы” хуҗалыклары үзләренә җитәрлек печәнне әйбәт срокларда сыйфатлы итеп әзерләп куйдылар. Калган хуҗалыкларда әлләни мактанырлык эш юк әле.
“Арча” ширкәтендә план буенча 2385 тонна печән әзерләнергә тиеш. 16 июньгә шуның 113 тоннасы гына әзерләнгән, бүгенге көнгә 5 көнгә генә җитәрлек азыклары бар.
“Акчишмә”, “Мәрҗани”, “Нива”, Сафиуллин хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә әзерләнгән азык бер центнер азык берәмлегенә дә тулмый.
“Акчишмә”, “Арча”, “Нива”, Сафиуллин, Шиһабеддинов ширкәтләреннән кала барлык хуҗалыклар да сенаж сала. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса МТСы” ширкәтләре 2000әр тоннадан артык сенаж салдылар инде.
Бозаулар өчен 140 тонна витаминлы үлән әзерләнде. “Татарстан” ширкәтендә — 40, “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре 10ар тонна витаминлы үлән әзерләделәр.
Быел шәхси хуҗалыкларга да печәнне күпләп әзерләү мөмкинлеге бар. Әмма чалгы белән печән чабучыны очрату сирәк хәл хәзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International