Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Геройларча сугышкан
2015 елның 19 июне, җомга
Геройларча сугышкан
Безнең районның ир–егетләре Бөек Ватан сугышында һавада да дошманга каршы батырларча көрәшкән.
Габделхәй Заһидуллин 1913 елда Казанбаш авылында туа. 1920 елда 7 яшьлек малайны апасы һәм абыйсы Төмәнгә алып китәләр. Идел буенда ачлык башланган чор була бу. Төмәндә аны балалар йортына урнаштыралар, ул шунда укый да. Өченче сыйныфны тәмамлагач, апасы белән абыйсы туган якларга кайтырга җыеналар, энеләрен дә калдырмыйлар.
Авылда 7 сыйныф тәмамлый. Бик шук, тере малай була ул. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, сәхнәдә Һади Такташ шигырьләрен яттан сөйли, көлкеле такмаклар чыгара. Әтисе үзе ясаган скрипкада уйный. Габделхәй дә өйрәнә, кубызда уйный. Бертуган абыйсы Габдулла авылда беренче колхоз рәисе була, Гариф Ахуновның әтисе белән бергә эшлиләр.
Вакыты җиткәч, егетне армия- гә алалар, авиация частенда хезмәт итә, очучы һөнәрен үзләштерә. Армиядән кайткач, мәктәптә хәрби әзерлек дәресләрен укыта. Укытучы кыз Мария белән гаилә кора, ике бала дөньяга килә. Уллары Элерон соңрак Казан төзелеш институтында укыта, кызлары Светлана да укытучы.
Габделхәй Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә. Әзерлек курсларын тәмамлагач, самолетка утыра. Беренче хәрби заданиегә 1941 елның декаб- рендә “У–2” самолеты белән китә. Донбасс, Сталинград өчен барган сугышларда катнаша. 1942 елның 22 октябрендә полкны үзгәртеп формалаштыру өчен Куйбышев шәһәренә кайтаралар. Анда “Ил–2” очкычларын өйрәнәләр. Шул вакытта ул берничә көнгә авылына да кайтып китә. Апасының улына шлем һәм бил каешы бүләк итә. Гаиләсе, туганнары, авыл белән соңгы очрашуы була бу.
Полкны сугышка озаталар. Көньяк фронтта каты бәрелешләрдә катнаша. Капитан Габделхәй (сугышчан дуслары кыскартып Хәй дип йөртәләр) Заһидуллин соңгы заданиесенә 1945 елның 3 мартында 5 очкычтан торган отряд составында китә. Хәрби бурычын үтәп, дошман гаскәрләрен юк итеп кайткан дүрт очучыга Советлар Союзы Герое исеме бирәләр. Заданиедән исән кайткан иптәшләре сөйләвенчә, дошман утка тота башлагач, аның самолетына ут каба, якташыбыз самолетын дошманның ягулык складына юнәлтә һәм ул шунда төшеп шартлый.
Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүчеләр арасында Заһидуллин фамилиясе дә булган дигән мәгълүматлар да бар. “Язмышы ачыкланмый калу сәбәпле”, ул бүләкләнүчеләр исемлегеннән төшереп калдырылган. Дошман ягына төшкән, янәсе.
Белгәнебезчә, соңгы вакытта Бөек Ватан сугышына кагылышлы кайбер документлар сер булудан туктады. Минем алда “1945 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр чорда Кызыл Байраклы Суворов орденлы һәм Кутузов орденлы Сталинград гвардия штурм авиациясе дивизиясенең 1нче часте личный составының кире кайтаргысыз сугышчан югалтулар исемлеге”. Анда 2нче юлда “Гвардия капитан Загидуллин Хай, 1913 г.р., командир звена 136АП, чл. ВКП(б) 1937 г., 1913, Тат. АССР, Арский район, д. Казанбаш, жена Лукина Мария Евдокимовна” дип язылган. Күмелгән урыны билгесез. “Гвардии капитан Загидуллин Хай — командир звена, 136 авиационного полка 1 гвардейской штурмовой авиационной дивизии. Погиб — сбит истребителем противника 4.3.45 г.”.
Батыр якташыбызның кабере юк. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Светлана ханым әйтүенчә, әтисенең исеме Калининград өлкәсе Багратион районының Корнево бистәсендәге туганнар каберлегенә җирләнгән сугышчылар исемлегенә кертелгән.
Габделхәй Заһидуллинның Герой исеменә тәкъдим ителүе турында Бүләкләү кәгазе юк. Әмма аның каһарманлыгының шаһитлары булган иптәшләре Габделхәй Заһидуллинга Герой исеме бирелергә тиеш дип, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп караганнар.
Габделхәй Заһидуллин 1944 елның 27 мартында, шушы ук елның 21 маенда Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә. 1944 елның 13 августында ул “Александр Невский” орденына тәкъдим ителә. “Иптәш Заһидуллин рядовой очучыдан эскадрилья командиры урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелде, – диелә Бүләкләү кәгазендә. – 1943 елның ноябреннән немецларның Никополь плацдармын тар–мар итү һәм юкка чыгару, Совет Кырымын дошманнан чистарту, шулай ук дошманны Совет Белоруссиясеннән куып чыгару буенча “Ил–2” самолетында 58 сугышчан очыш ясады. Ул үзенең сугышчан үрнәге белән башкаларны да батырлыкка өнди”.
Батыр очучы бу юлы да “Кызыл Байрак” орденына лаеклы дип табыла.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз