Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Янгын гомерләрне өзә
2015 елның 19 июне, җомга
Янгын гомерләрне өзә
Аларны 10 июнь көнне җирләделәр. Ана белән кыз берьюлы салкын җир кочагына кереп ятты. Гаиләләре, туганнары өчен коточкыч авыр хәл.
Ерак юлда булып, күмәргә түгел, өчесенә дә кайтып өлгерә алмаган гаилә башлыгы өчен бигрәк тә. Кайтышына хатыны, баласы каршы алмый, өй эче кара күмергә калган. 9 июньдә Арча шәһәренең Тау асты урамында булган янгын әнә шулай йортка гына зыян салмады, ике кешенең – аналы- кызлы 47 яшьлек Әлфия һәм 28 яшьлек Алсу Заһидуллиналарның гомерләрен дә өзде.
Мондый күңелсезлекләр, ничектер, ешаеп китте. Районда 16 янгын очрагы теркәлде һәм шуларда 8 кеше һәлак булды. Курса разъездында – 4 (сәбәбе – төтен юлының дөрес эшләнмәве), Венетада – 2 (сәбәбен әле дә төгәл әйтә алмыйлар, Казанда махсус лабораториядә ачыклыйлар) һәм Арчада – 2 (ут чыбыгыннан).
– Электр чыбыгы дөрес ялганмау нәтиҗәсендә быел 8 янгын очрагы теркәлде, – ди янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Наил Бәйрәмов. – Алюминий һәм бакыр чыбыкларны үзләре ялгап куйган очрак- лар бар. Ә алай эшләү тыела. Кайбер урыннарда чыбыклар иске. Ул да куркыныч. Хәзер өйләрдә нинди генә көнкүреш техникасы юк. Көчәнеш зур. Гадәттә чыбыкны счетчикка саклагыч аша ялгыйлар. Көчәнеш артып китсә, ул өзелә. Кайберәүләр турыдан-туры ялгап куя. Бу очракта да шулай, чыбык чорнаганнар. Иске чыбыклар янып киткән. Өйдәгеләр төтенгә тончыгып үлгән. Янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүе, су алу өчен чишмәнең шунда гына булуы нәтиҗәсендә генә йорт бөтенләй янып бетмәде. Дөрес, бу әле безнең фикер, төгәлен Казаннан кайткан экспертлар лаборатор тикшерүләр үткәргәннән соң әйтәчәк.
Моннан тыш, мичләр һәм төтен юлларының дөрес эшләнмәве, аларны дөрес файдаланмау сәбәпле (ягъни, мич караучысыз кала, артык күп ягыла, морҗа башлары сыланмый һәм башкалар), ут төртеп, үзеннән-үзе янып китеп (печән, салам кызып), техник сәбәпләр нәтиҗәсендә янгын чыгу очраклары теркәлгән.
– Элек йорт саен кереп, мичләр, морҗа башларының таләпләргә туры килү-килмәвен тикшереп йөрделәр. Бу бик зур саклану чараларының берсе иде. Һәр кешенең үз хуҗалыгы, үз йорты. Хуҗа рөхсәт иткән вакытта гына анда керергә була. Хәзер закон шундый. Һәр кеше үз куркынычсызлыгы турында үзе кайгыртырга тиеш. Бу өлкәдә лицензияләре булган оешмалар бар. Шуларга мөрәҗәгать итеп тикшертергә мөмкин. Без үз чиратыбызда авыл җирлекләре, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә киңәшләр белән белешмәлек өләшәбез, – ди Наил Бәйрәмов. – Мичләрне, мунчаны, прачканы һәм башкаларны караучысыз калдырырга һич ярамый, ут нокталарын да даими рәвештә карап, ныгытып торырга кирәк. Счетчикка чыбыкны берничек тә турыдан-туры ялгамаска, иң яхшысы–автомат куярга. Бу кагыйдәләрне һәркем белә, тик барысы да үтәми генә. Гадәттә бу социаль яктан авыр хәлле гаиләләргә кагыла.
9 июнь көнне Арча муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда авыр хәлле, күп балалы гаиләләр, ялгызлар, спиртлы эчемлекләр кулланучылар яшәгән йортларда кеше үлеменә китергән янгыннарны булдырмау буенча өстәмә чаралар каралды, карар кабул ителде. Комиссия янгын сагының Арча гарнизонына шәһәр һәм авыл җирлекләрендә тәүлек буе эшләүче постлар булдырырга, аның составына әзерлекле кешеләр кертергә, аңлату эшләре оештырырга тәкъдим итте. Халык күп- ләп ял иткән урыннарга, аеруча зур игътибар бирергә. Торак пунктлар территорияләрендә һәм алардан читтә чүп–чар һәм коры үлән яндыру тыела. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә вакытта учак ягу дә рөхсәт ителми.
Шәһәр, авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләренә, янгын күзәтчелеге бүлегенә, Арча урман хуҗалыгы, “Водоканал-Сервис”, мәгариф идарәсе, янгын сагы Арча гарнизонына бу юнәлештә аерым эшләр йөкләнде. Шулай ук торак пунктлар старосталары белән өстәмә инструктажлар үткәрү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча гражданнар җыеннары оештыру, янгыннарны булдырмауга волонтерлар, активистларны да тарту тәкъдим ителде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз