Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ел әйләнәсе эшләсәң генә
2015 елның 19 июне, җомга
Ел әйләнәсе эшләсәң генә
Әңгәмәдәшебез – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
– Зөлфәт Миңнефәрович, балаларның җәйге каникуллары башланса да, мәгариф системасында эшнең иң кызган вакыты.
– Әйе. Дәүләт имтиханнары төгәлләнү алдында, җәйге лагерьлар эшли, мәктәпләр ныклап төзекләндерелә, яңартылган 3нче мәктәп төзелә, хоккей сыйныфлары туплана, яңа балалар бакчалары салына.
– Арчаның 3нче мәктәбе язмышы белән күпләр кызыксына.
– Милли мохитле, сәләтле балалар мәктәбе булачак ул. Яңа уку елында ачылачак. Биредә татар, рус, гарәп, инглиз һ.б. телләр өйрәтеләчәк. Мәктәптә иң яхшы укытучылар укытачак һәм сәләтле балалар төрле яклап үсәчәк. Шулай ук бу мәктәптә тәрҗемәче дәрәҗәсенә җитәрлек белгечләр әзерләнәчәк. Әлеге мәктәп педагогика көллияте һәм берничә Казан шәһәренең югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итәчәк. Әлеге мәктәпне нинди итеп күрәселәре килү турында ата-аналар, җәмәгатьчелек фикерен дә беләсе килә. Бу турыда мәгариф идарәсенә язып җибәрсеннәр иде.
– Сәләтле балаларны үстерү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Сәләтле балалар белән уку чорында гына түгел, ел әйләнәсе эш алып барыла, җәй көннәрендә дә укытучылар бу юнәлештә эшләрен туктатмый. Узган уку елында татар теле һәм рус теле буенча олимпиада нәтиҗәләре әйбәт булды. Әмма әлеге юнәлештә күп хезмәт куясы бар әле.
– Районда сәләтле балаларны хөрмәтләү тантанасында район җитәкчесе балаларның ел буе эшли торган ял һәм белем лагере булачагы турында әйткән иде.
– Бу лагерьны булдыру буенча эш башланды. Аның өчен иң кулай урын – Яңа Кырлай. Сәләтле балалар белән эшләү өчен дә лагерь әйбәт булачак.
– Ата-аналарны хоккей сыйныфлары кызыксындыра.
– Быел, дөрестән дә, 1 сентябрьдән Арчада Боз сарае төзелүгә бәйле рәвештә 5нче гимназиядә 1нче сыйныфтан башлап хоккей сыйныфлары оешачак. Районда көчле хоккей командаларын булдыру, рес- публикага үзебезнең яхшы хоккейчылар тәрбияләп бирү максатыннан эшләнә бу. Сәләтле спортчыларны Россия һәм, хәтта, чит илләр дә күреп алачак! Спорт ул баланың чын кеше булып өлгерүе өчен дә бик әйбәт. Бала кечкенәдән тәртип дигән нәрсәне белеп, тырыш хезмәт белән, аның нәтиҗәсен тоеп үсәчәк.
– Баланың, хоккей белән генә шөгыльләнсә, укырга вакыты калырмы?
– Әлбәттә, балаларның төп эше уку булачак. Алар, якшәмбедән кала, көн саен 1–1,5 сәгать хоккей белән шөгыльләнәчәк. Хоккей сыйныфларына иң яхшы укытучыларны җәлеп итәчәкбез. Укучылар көн дәвамында ике тапкыр кайнар ризык белән тукланачак. Боз сараена автобус йөртәчәк. Бассейнга, хореография түгәрәгенә йөриячәкләр.
– Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре ничек?
– Әлегә билгеле булган нәтиҗәләр уртача рес- публика күрсәткеченнән югарырак. Шунысы куанычлы, 11нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында имтихан тапшыру кагыйдәләрен моңарчы бер генә бозу очрагы да булмады, ата-аналар ягыннан да хәвефләнүләр күзәтелмәде. Минемчә, дәүләт имтиханнарын кат-кат алдан биреп карау әһәмиятле. Быел шулай эшләдек тә. Бу баланы психик яктан ныгыта һәм укучы, имтиханга үз белеменә инанып, тынычрак күңел белән бара. 1 сыйныфтан башлап, көн дә дәрескә ныклап әзерләнеп, белем тупласаң гына БДИны курыкмыйча уңышлы тапшырып була. Бала, укытучылар, ата-аналар алдында торган төп бурыч бу.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз