Район хуҗалыкларында печән әзерләү буенча мәгълүмат

2015 елның 19 июне, җомга
18 июньгә район хуҗалыкларында 8689 тонна печән әзерләнде. Аны 24090 тонна әзерләргә кирәк.
20777 тонна (план 123731 тонна) сенаж салынды. “Ак барс” агро- комплексы” ширкәте — 3650, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Кырлай” ширкәтләре 2700–2550 тонна сенаж салдылар.

17 июньдә “Ак барс” агрокомплексы”нда — 290, “Мәрҗани” ширкәтендә — 234, “Татарстан”да — 150, “Игенче” ширкәтендә 116 тонна сенаж салдылар. “Ак барс” агрокомплексы”, “Татарстан” ширкәтләре —30ар, “Арча” ширкәте 22 тонна печән әзерләде. Калган хуҗалыклар бу көнне азык әзерләү белән шөгыльләнмәде.

Район буенча бер шартлы терлеккә 3,53 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Курса МТСы”нда — 10, “Ватан”да — 8, “Кырлай”да 7 центнердан артык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International