Ник тишелмисең, бәрәңге?

2015 елның 19 июне, җомга
Ник тишелмисең, бәрәңге?
Бу көннәрдә әлеге сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Үзебезнең бакчада да шул хәл. Начар бүлбеләр утыртмаган идек, югыйсә. Дым да, җылылык та җитәрлек бит инде быел. Тишелмәгән урынны казып карасаң, шаккатырлык — бәрәңгеләр ничек салган, шулай ята, кайберсендә борчак кадәр генә яралгы барлыкка килгән, икенчесе җепсыман нечкә тамыр җибәргән.
Мондый чакта беренче чиратта кемгә караганда күбрәк белергә тиешле белгечләргә, галим–агрономнарга мөрәҗәгать итәсең инде.
— Андый хәлне күргән юк, — диде гомере буе бәрәңге үстерү белән шөгыльләнгән, газета аша да киңәшләр биреп торучы Рафис Җаббаров. — Соңрак булса да тишелергә тиеш алар.
Бүгенге көндә иң күп бәрәңге игүче “Кырлай” ширкәтенең яшелчәчелек буенча агрономы Алмаз Сабировка шалтыратам. Белсә, ул белер. Аның алган белемнәре яңа, чит илләрдә бәрәңге үстерү тәҗрибәсен өйрәнеп йөри.
— Бәрәңге үсемлекләр арасында авырулар буенча чемпион, — диде ул сүзне кыска тотып. — Ул бәрәңгеләрнең үзләрен күрмичә, нәрсә дә булса әйтеп булмый.
“Игенче” ширкәте агрономы Марат Вахитов та әлеге сорауга аптырабрак калды.
— “Невский” сортының борынын сындырсаң – 20, кабат сындырсаң 40 процент уңышы кимегәнен беләм, — диде.
Соңрак ул үзе шалтыратты, төньяк зонасы буенча карантин хезмәте (Кукмара районында) җитәкчесе белән элемтәгә керүен әйтте: “Мин үзем дә икенче кат бәрәңге утыртып ятам, биш бәрәңгенең берсе генә тишелде”, — дигән бу.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы агрономы Әхмәт Хәкимҗановны эзләп табабыз.
— Тишелмәгән бүлбеләрне иртәгә Казанга алып барам, — диде ул. Шунда ук бер фермер хуҗалыгына барып кайтты: “Анда да шундый хәл”, — диде.
Институтта тикшергәннәр бүлбеләрне. Бәрәңгене ярып караганнар, андагы боҗра каналларын фузариоз гөмбәсе зарарлаган. Моңа кадәр дә еш очрый торган авыру, тик быел май аенда эссе һава торуы әлеге һәм башка авыруларны көчәйткән.
— Хәзер тишелмәгән урыннардагы бәрәңгене һәм бөгәрләнеп чыккан яфраклы сәер сабакларны юк итәргә кирәк, — ди Әхмәт Хәкимҗанов. — Алар урынына әле яңадан бәрәңге утыртырга була.
Якташыбыз, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева белән дә сөйләштек.
— Тишелми торган бәрәңгеләр 2011 елда барлыкка килде, 2012 елда аеруча көчәйде, — диде ул. — Моңа корылык сәбәпче булды, фузариоз гөмбәсе хәзер бөтен үсемлекләрдә дә бар, ул игеннәр өчен аеруча куркыныч. Андый үсемлектән алынган бөртек оны ипи пешерергә яраксыз. Аңа бәрәңге аеруча бирешә, тишелү сәләте югала.
Галим бәрәңге участокларында чәчү әйләнеше булдырырга киңәш итә, чөнки авыру туфракта саклана. Яз көне борынлаган бүлбеләрне генә утыртырга. “Удача”, “Невский” кебек иртә өлгерә торган сортлар авыруга тиз бирешә, соңрак сортлар утыртырга тырышырга.
Фәния Фәйзрахманова Арча басуларын кайтып карарга җыенуларын да әйтте. Аның киңәшләрен газетада бирәчәкбез.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International