Арча шәһәрендә бишенче ай

2015 елның 19 июне, җомга
Арча шәһәрендә бишенче ай
17 июньдә Арча шәһәренең Шәрык бистәсендәге мәчет манарасына ай кую тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев катнашты.
— Мәчетегез бик матур, — диде Җәлил хәзрәт үзенең чыгышында. — Әмма аның төп матурлыгы — эченең кешеләр белән тулы булуында.
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев шәһәрдә өч парк төзелүен, шуларның берсе – Габдулла Тукай исемендәгесе шушы мәчет янында булачагын җиткерде.
Шәрык мәчетенең имам–хатыйбы Ильяс хәзрәт мәчет манарасына менеп беренче азанны әйтте.
Тантанадан соң мәчеттә беренче намаз укылды. Мәчеттә Рамазан аенда биш вакыт намаз укылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International