Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Базар кайда – без шунда
2015 елның 19 июне, җомга
Базар кайда – без шунда
Баулыда базарда бәрәңге сатарга чыккан 82 яшьлек бер пенсионерның ике арада килеп чыккан низагтан контролер чиләкләрен тибеп очырган. Карт, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, икенче көнне вафат булган. Әлеге вакыйгадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйнулла абый туганнарының кайгысын уртаклашты һәм гаеплеләр җәзаны алырга тиеш, диде. Арчада сөт, эремчек һәм башка үз әйберләрен сатучыларның хәлләрен белештек.
Иң элек урамдагы яңа базарга кердем. Ишек төбендә вак-төяк сатучы әбиләр күренмәде, моңарчы алар очраштыргалый иде. Эчтә ике өлкән яшьтәге апа һәм бер яшьрәк хатын үсентеләр сата. Помидор үсентеләре сатучы Диләрә ханым көндәшенә күрсәтеп:
– Бу хатынны күрче, янына бастырмады. Янәсе, аңа сатарга комачаулыйм. Базар эчендә саткан өчен аренда акчасы сораучы юк үзе. Моңарчы “Эссен” кибете янында идем. Кодагый: “Усал бул, кабып йотарлар”, – дип киңәш итте. Бирешә торганнардан түгел лә мин!
Бу сатучылар арасындагы үзара көндәшлек, базар.
Элекке “Алсу” кибете янында вак-төяк сатучы бер апа тимер рәшәткә янына елышкан. Сөйләшеп киттек.
– Дүрт әбигә урын тапмыйлар, – ди хәтере калып 73 яшьлек Әминә апа. – Әнә, “Эссен” кибете янына барыгыз, диләр. Анда бер көн утырдым, сату булмагач, монда килдем. Элек урам базары эчендә сату иттек без. Акча сораучы булмады. Урам базары эчендәме, янындамы булырга тиеш инде без. 6 мең сум пенсия алам. Вак-төяк-не сатудан ипи-тозлык булса да керә – ярап тора...
Нурания апа белән Мөкәррәмә апа элеккеге сөт сату урынында иделәр.
– Безнең будканы “Эссен” кибете янына кояш күзенә күчереп куйдылар, – дип күңелләре әрнеп сөйләде алар. – Анда сөт әчи. Монда күләгәдә әйбәт иде.
Вак-төяк сатучы дүрт әбинең берсе – Наилә апа “Эссен” кибете янында сату итә. Тик утырмыйм, дип оекбаш бәйли иде.
– Базар кайда – без шунда булырга тиеш, – диде Наилә апа. Күңеле йомшап, үзенең сугыш чоры баласы икәнне, әтисе сугышта үлеп калганын да сөйләп алды. Яшелчә, чәчәк үсентеләре сатучылар да “Эссен” кибете янындагы мәйданга тезелешеп утырган.
Сөт сатучылар павильоны да шунда. Иртәнге як булса да, сөт сатучы апа-әбиләр күренмәде. Ашытбаштан Рәис Шәкүров:
– Ни хәл инде бу? – дип, кызып китте. – Менә минем 4 сыер бар. Үз продукциясен җитештергән авыл кешесенә рәт юк. Элекке урында уңайлы иде. Матур итеп павильонын гына ясап куярга кирәк иде. Пенсия фондына килүчеләр, поликлиникага, хастаханәгә баручылар, эшкә йөрүчеләр сөт, каймакны сатып ала иделәр. Хәзер без бөтенләй читтә. Сату юк.
Өчиледән Тәкъмилә ханым да павильонга кайтып керде. Кемгәдер сөт илтеп килүе икән.
– Бер ялгыз башым өч сыер тотам, – дип сөйләде ул. – Юлда машина туктатып, сөтләремне асып Арчага киләм, менә хәзер сату да юк, киредән асып кайтып китәргә кирәк.
Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев:
– Шәһәрдә тәртип булырга тиеш, – диде. – Теләсә кайда әбиләрнең симәнке сатып утыруы матур күренеш түгел һәм бу хәтәр дә. Аларга “Эссен” кибете янында сатарга рөхсәт ителде. Сөт сату павильоны да үзәктән шунда күчерелде. Баштарак кыен булса да, халык ияләнәчәк.
Казан базарларында үзе җитештергән әйберләр белән сату итүче пенсионерлар өчен бушлай махсус шартлар тудырылачак. Безгә дә калышмаска иде. Баулыдагы вакыйгадан соң Президент Рөстәм Миңнеханов район, шәһәр округ- лары башлыкларына, республика министрлыклары һәм ведомстволары, дәүләт власте федераль органнары җитәкчеләренә өлкәннәр белән эшләүне аерым контрольгә алырга кушты.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз