Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Танк пьедесталда урын алды
2015 елның 19 июне, җомга
Танк пьедесталда урын алды
Район җитәкчесе Илшат Нуриев инициативасы белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кечкенә авылларда да Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәлләр торгызылды.
12 июньдә Симетбашта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән Бөек Җиңүнең символы булган дәһшәтле корал–танк мәңгелек тыныч пьедесталга урнаштырылды. Авылдагы бу урынны мемориаль комплекс дип атарга да була. Яу кырында һәлак булган авылдашлар исемнәре язылган обелискның бер ягында “ДТ–54” тракторы булса, икенчесендә СССРда эшләп чыгарылган “Т–80 БВ” танкы.
– Бүген без Россия көнен билгеләп үтәбез. Аның киләчәге безнең һәм сезнең кулда, халыклар бердәмлегендә. Мин үземнең Россиядә яшәвем белән горурланам, – диде яшьләргә мөрәҗәгать итеп район җитәкчесе Илшат Нуриев. – Шушы тыныч тормышны безгә бүләк итү өчен башларын салганнарның исемнәрен мәңгеләштерү өчен быел күп эш башкарылды. 11 обелиск ачылды. Монысы – уникенчесе. Геройлар батырлыгын күңелләрдә яшәтергә кирәк.
Тантанага Симетбаш авылының олы терәге, аңа һәрвакыт ярдәм итеп яшәгән, авыл халкы тормышын кайгырткан “МТС” ачык акционерлык җәм- гыятенең Татарстан Рес- публикасы буенча филиал директоры, “ТВТ” телерадиокомпаниясе генераль директоры Марат Шакиров та кайткан иде.
– Симетбаш авылыннан гына да сугышка 75 кеше киткән, 34е кире әйләнеп кайтмаган. Исәннәр арасыннан да бүген бер генә ветеран – Габдрахман Сафин калды. Трактор тылда сугыш өчен, дип батырларча эшләгән тыл каһарманнарын (алар 156 кеше) искә төшерсә, танк сугыш елларын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Алар исеме мәңге безнең хәтергә уелып калачак, – диде ул.
– Алар алып килгән тынычлыкны сакларбыз һәм яшь буынга тапшырырбыз. Танк, җиңү символы буларак, һәйкәл булып кына торсын, – дип өстәде район хәрби комиссары Алмаз Борһанов. – Бу яшьләр өчен бик зур пат- риотик тәрбия чарасы да.
Радик Хәйретдинов башкаруындагы “Солдатлар” җыры тантанага аерым бер аһәң өстәде, күңелләрне тетрәндерде. Һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр куелды.
– Мин үзем тракторда да, комбайнда да, аннан озак еллар шофер булып эшләдем.Симетбаш авылы башында ук шундый һәйкәлләр торуы күңелгә бер рәхәтлек бирә. Без, авыл халкы, Лотфулла Шәфигуллин һәм Марат Шакиров кебек танылган шәхесләребез булуы белән бәхетле. Лотфулла авылга юл салды, буа ясады, зиратны койма белән әйләндереп алды, клубны эшләүдә ярдәм итте, ут баганаларын карады. Без аңа мең–мең рәхмәтле, – диде тыл ветераны Шамил Гарипов.
– Яшьләрне тәрбияләү өчен дә яхшы чара ул. Алар барысын да күрә, белә. Аннан авыл бетми, шунысы бигрәк тә сөендерә, – диде бик күп еллар җил тегермәнендә эшләгән, балта остасы булган тыл ветераны Таһир Мифтахов.
Әйе, үсеп килүче яшь буын өлкәннәрдән килгән эстафетаны дәвам итәргә тиеш. Чөнки илнең киләчәге, иминлеге алар кулында. Ә моның өчен рухи һәм физик сәламәт булу сорала. ГТО нормаларын тапшыруның әйләнеп кайтуы да шуны күз алдында тота. Биредә дә тантанага җыелган яшьләр ГТО нормаларын тапшырды. Аны районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, волонтерлар, форпостчылар, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе белән берлектә “Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары оештырды. Яшьләр белән бергә нормативларны ул көнне район җитәкчесе Илшат Нуриев һәм ЗУЭС җитәкчесе Рөстәм Гомәров та тапшырды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе яшь гвардиячеләре, Россия көне белән котлап, Бөтенроссия буенча үткәрелгән “Триколор” акциясе кысаларында һәр кешенең кулына тасма бәйләде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз