Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар ял итә
2015 елның 19 июне, җомга
Балалар ял итә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге балаларның, яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтлекләрен ныгыту өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Республика Президентының үзенчәлекле 30 программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлтелгән дә.
Илдә кризис булуга карамастан, барлык программаларның финанслануы әһәмиятле.
Районда җәйге мәктәп яны лагерьлары, Сеҗедәге “Шатлык” лагере, Шушмабашта палаткалардагы ял, шифаханәләр, Анапа, Кырым, Туапсе – бар да балалар өчен.
– Районда балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан барысы 5 млн. 625861 сум акча каралган, – дип сөйли район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова. – Кризис безгә кагылмады.
– Мәктәп яны лагеренда ял итәргә теләге булган бер генә баланы да кире бормадык, – ди Арчаның 2нче мәктәбе лагере җитәкчесе Ләйсән Галимова. – 1 сыйныфтан алып 6нчы сыйныфка кадәр барысы 90 бала ял итә.
Балаларның үзләре белән сөйләшик әле. Күренеп тора, кәефләре шәп!
– Сезгә монда ошыймы? – дип сорыйм.
– Ошый! – дип җавап бирде алар бертавыштан.
– Бигрәк тә нәрсә ошый?
– Ашханә!
Һәм берсен-берсе бүлә-бүлә санап киттеләр:
– Төрле спорт уеннары, конкурслар, рәсем ясау, Арча стадионы, китапханә, сабантуй, шашка, шахмат уйнаулар, дөрес итеп юлда йөрергә өйрәнүләр...
Менә бүген дә алар белән түгәрәк өстәл артында кызыклы сөйләшүләр үткәрелде. Район балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия сәркатибе Лилия Завялова, “Мәрхәмәтлек” үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге социаль хезмәткәре Нурсөя Дәүләтшина балалар белән балаларча сөйләшеп, урамда велосипедны ничек югалтмас- ка, су коенырга бары тик әти-әниләр белән генә йөрергә, чит кешеләрдән конфет, сагыз алмаска, чөнки алар эчендә наркотик матдәләр булуы ихтимал, андый очраклар бар, наркотик матдәләрне кулланырга ярамаганлык, гаиләдә тынычлык булмаса, әти-әниләр кул күтәрсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләделәр, буклетлар өләштеләр, наркотикларның аяныч хәлгә китерүе турында видеоролик күрсәттеләр.
Әле кайчан гына социаль яклау бүлеге яныннан зур автобус белән балалар Мари Иленә шифаханәгә чыгып киткән иделәр. Озатучы әти-әниләр арасында Шурабаштан 5 балалы Зөлфия белән Газинур Һадиевлар да бар иде.
– Мари Иленең “Кооператор” шифаханәсендә ике кызыбыз ял итеп кайтты, – дип сөйләде Зөлфия Һадиева. – Балалар шифаханәләрне бик ярата.
– Төрле шифаханәләрдә һәм лагерьларда быел барысы 329 бала бушка ял итәчәк, – диде район социаль яклау бүлеге белгеч-эксперты Гөлнара Фәйзрахманова. – Узган ел 272 бала сәламәтлекләрен ныгытты. Чыгымнарны республика бюджеты күтәрә.
Балалар ялына кризис комачауламавы куандыра.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз