23 июньдә Арча районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
23 июньдә Арча районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев алып барды.
2015 елның 9 июнендәге утырыш карарының үтәлеше турындагы мәсьәлә каралды. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
Илшат Нуриев районда янгынга каршы көрәш буенча конкрет эш алып баруны таләп итте, бурычлар куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International