Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Анда булганың бармы?
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Анда булганың бармы?
Сеҗе мәктәбе базасында урнашкан “Шатлык” лагере җәйге каникул чорында беренче смена балалары өчен 15 июнь көнне ишекләрен ачты. 2 июльгә кадәр биредә 9 яшьтән 12 яшькә кадәрле 70 бала ял итәчәк. Аннан 21 көнлек һәм бер атналык тагын ике сменаның килүе көтелә.
— Балаларның җәйге ялын оештыру Президент программасы буенча үтә. Беренче сменада балаларның иҗади сәләтен үстерүгә, Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнүгә басым ясалса, икенче сменага олимпиадалар, төрле ярыш–бәйгеләрнең җиңүчеләре җыела. Ә өченче смена балаларының ялы инглиз телен өйрәнү, баету, аралашуга корылачак, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.
Ял итүче балаларның куанычы, канәгатьләнүе йөзләренә чыккан. Араларында инде берничә ел рәттән килүчеләр дә бар. Мәсәлән, Арчаның 1нче мәктәбенең 7 сыйныфында белем алучы Карина Шәйхелисламова белән аның 9 яшьлек сеңлесе Диләрә. “Без икенче ел киләбез бирегә. Бик ошый, монда киләсе көннәребезне кыштан ук саный башладык инде. “Шатлык” — бик күңелле лагерь. Көн саен нинди дә булса яңалык, яңа темалар өйрәнәбез, төрле күңелле конкурслар була, тәмле ашаталар. Сагынырга вакыт та юк, буш вакытлар калмый. Әти–әниләребез белән телефон аша аралашып торабыз. Минем моңа кадәр “Ливадия” лагеренда ял иткәнем бар иде. Әмма андагы тормыш “Шатлык”тагы күңеллелеккә җитми”, — ди Карина.
Чыннан да, бик күңелле биредә. “Җәй — балалар территориясе” дигән программа кысаларында һәр көн нинди дә булса файдалы гамәлгә, өйрәнүгә корылган. Лагерь ишеген кыюсыз гына ачып кергән бала кайтканда инде үз–үзенә ышанган, шактый яңалык үзләштергән, дөньядагы яшүсмерләр тормышыннан әллә никадәр мәгълүмат туплаган кеше була. Моның өчен вожатыйлар бик тырыша. Ә вожатыйлары — үзләреннән берничә яшькә генә өлкән, яшьләр тормышында кайнап яшәүче Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “21 гасыр яшьләре” клубы әгъзалары, тәрбиячеләре — Яңа Кенәр Укучылар йорты хезмәткәрләре. Алдагы сменаларда балалар белән Арча педагогика көллияте студентлары эшләячәк.
Лагерьны рәсми рәвештә ачу тантанасы балалар җыелып берничә көн узгач булды. Үзләре шулай теләгән. Чөнки тантанага кадәр дуслашып бетәсе, бергәләп җыр–биюләр өйрәнәсе бар бит. Әлбәттә, тырышлыкның нәтиҗәсе күз алдында — тантанага килүчеләргә сәламләү, реклама күрсәтү кебек күренешләрне отрядлар берсен–берсе узып ярышып тәкъдим итте.
“Шатлык”тагы балаларны көн саен бер сюрприз — күңел ачу чарасы көтә. Ялларын онытылмаслык итеп үткәрү өчен пешекчеләрдән башлап, вожатыйлар, тәрбиячеләр, оештыручылар, җитәкчеләр бар көчләрен куя. “Шатлык”тагы һәр көн шатлыклардан гына торсын!
P.S. Район мәгариф идарәсе җитәкчелеген дә, әти–әниләрне дә күптән бер сорау борчый: Арча җирендә стационар лагерь булырмы? “Бу юнәлештә Мәгариф һәм фән министрлыгында да эш алып барыла. Ул финанска бәйле, — ди Зөлфәт Дәүләтбаев. — Бу лагерьны Яңа Кырлай территориясендә — Тукай җирендә күзаллыйбыз”.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз