Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Үкенмәслек итеп яшик без
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Үкенмәслек итеп яшик без
Арча ягы танылган шәхесләргә – язучыларга, шагыйрьләргә, мәгърифәтчеләргә бай. Әмма шул байлыкны җыйнап, бергә туплап, халыкка күрсәтә белергә дә кирәк бит әле. Ә бу эшнең нинди мәшәкатьле, вак икәнлеген, күпме вакыт, көч, энергия кирәклеген үзе эшләп караган кеше генә белә. Ринат Фазлыйәхмәтов менә шундыйлардан. Әле быел гына аның Арча ягының күренекле шәхесләре турындагы “Арча ягы зыялылары” исемле китабы басылып чыкты.
Биографиясен язып торуның кирәге юктыр дип уйлыйм. Районда аны кем генә белми икән. “Аяк-лы энциклопедия” диләр аның турында. Нинди генә темага сүз башлама, нәрсә турында гына сорама, аның җавабы әзер. Тарихчы да, мәдәниятчы да, мәгърифәтче дә ул. Бүлмәгә килеп керүгә, аңа сораулар яудыра башлыйбыз. Ул кызык итеп сөйли, мәзәкләр дә кыстыра, үзе шулардан тәм табып, кеткелдәп көлеп тә ала. Аның белән аралашырга җиңел, сүзләре мәгънәле, мәзәкләре зәвыклы. Сәгатьләр буе авызына каратып тора ала.
13 июньдә Ринат Фазлыйәхмәтовка 75 яшь тулды. Аның юбилеен “Казан арты” тарих-этнография музеенда зурлап билгеләп үттеләр. Бергә, бер чорда эшләгән кешеләр, шәкертләре, сабакташлары, туганнары, дуслары да аның турында яратып сөйләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Искиткеч җылы, якты, матур кичә булды ул һәм, иң кызыгы, Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе тарафыннан төшерелгән аның турындагы фильм белән башланып китте.
Кеше гомере бер яктан караганда, чиксез дәрьяга тиң булса, икенче яктан килгәндә, кара урман. Шул урманга яктылык иңдереп, җырда әйтелгәнчә, гомерләрне үкенмәслек итеп яшәп калырга кирәк. Китап дәрьясына чумган, гомере буе шуннан дәрт, көч алып, матурлык һәм гүзәллек туплап яшәгән, зур тормыш, тирән эчтәлекле хезмәт юлы үткән, 60 елга якын эш стажы булган Ринат Фазлыйәхмәтовның гомере үзе аерым китап язарлык. Һәм андый китап дөнья күрде дә. Үзенең 75 еллык юбилее уңаеннан ул үзенә, дуслары, туганнарына “Язмыш эзләре буйлап” дигән истәлекләрдән торган китап бүләк итте. Никадәр материал туп-лап, китаплар бастырып чыгарса да, ул җыйган мәгълүмат очсыз–кырыйсыз. “Үземдәге яхшы сыйфатлар өчен мин китапка рәхмәтле”, – дигән Максим Горький. Юбилей кичәсенә килгәннәр андагы барлык яхшы сыйфатларны ачып салдылар.
– Ринат Фазлыйәхмәтов район үсешенә зур өлеш керткән, рухи азык, байлык туплаган шәхес. Рухи байлыкның әһәмияте киләчәктә тагын да кадерлерәк була. Мин – сезнең укучыгыз. Укытучым шундый көчле һәм зыялы булу эш дәверендә бик рәхәт. Сез безнең өчен маяк булдыгыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт, – диде Надия Мифтахетдинова һәм укытучысына Роза Сәгъдетдинова белән бергә җыр бүләк итте.
Ул көнне җырлар күп яңгырады. Махсус әзерләнгән концерт номерлары түгел ул, күңелгә җыелган хисләрнең ташып чыгуы. Аларга матур теләкләр, котлаулар, рәхмәт сүзләре кушылды. Күршеләре, дуслары, туганнары, сабакташлары, шәкертләре җиткергән теләкләр аның өчен барыннан да кадерле.
– Дин, туган тел, моң – милләтне исән калдырган өч нәрсә. Сез – туган телебез сакчысы, – дип олылады юбилярны дусты Фәрхат Зыятовның Төркиядән кайтып, махсус юбилейга килгән улы Фәнис Зыятов һәм бүләк итеп Тукайның “Туган тел”ен укыды, курайда татар моңын сузды.
– Кая барсам да таныш- лар. Беләләр, таныйлар, сәлам бирәләр, сөйләшеп торалар, рәхмәт белдерәләр. Бу минем өчен зур бәхет. Димәк, истә калдырырлык эшләр башкарганмын, – диде соңыннан юбиляр Ринат Фазлыйәхмәтов. – Мин яратам сезне, кешеләр!
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз