Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эшмәкәр, йокың тынычмы
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Эшмәкәр, йокың тынычмы
Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фондына тиешле взносларны түләмәгән эшмәкәрләрдән бирәчәкләрен (8 млн. сумга якын) эзләп алу буенча айлык үткәрелде. Шушы чорда Пенсия фонды вәкилләре, суд приставлары, журналистлар белән 6 рейд үткәрелде. 408 мең 95 сум акча эзләп алынды.
Районда 828 эшмәкәр исәпләнсә, шуның 107сенең (исәптән төшкәннәре белән бергә 234) Пенсия фондына бирәчәге бар.
— Шәхси эшмәкәр эшчәнлеген башлап җибәргәнсең икән, квартал саен взносларны түләргә кирәк, — дип кисәтә район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина. — Вакытында исәп–хисапны өзмәсәң, пеня салына башлый, бирәчәк арта бара.
Шәхси эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләрне беренче вакытта взнослардан азат итсәләр — монысы хөкүмәтебез тарафыннан зур ярдәм булыр иде. Әмма әлегә мондый закон юк.
— Бирәчәге булган эшмәкәрләрнең яртысын диярлек табып булмый, — дип сөйли район Пенсия фонды идарәсе бүлек җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин. — Теркәлгән адресы буенча өенә барабыз, ә ул анда яшәми булып чыга. Хәтерегездәдер, беркайда да эшләмәүчеләргә хөкүмәт шәхси эшмәкәрлек эшен ачуга 58 мең сумлап акча бирде. Аларның күбесе взнослар түләргә кирәклекне әллә белми, әллә бу турыда оныттылар, белеп тә түләргә мөмкинлекләре юкмы, түлиселәре килмиме?
Соңгы рейдларның берсендә бер эшмәкәрне эзләп Күпербашка төштек. Капкада зур йозак. Без эзләгән эшмәкәр монда яшәми булып чыкты.
— Бәлки ул шәхси эшмәкәр эшчәнлеген алып та бармый торгандыр, шулай булганда, салым инспекциясеннән һәм Пенсия фондыннан тиз арада исәптән төшәргә кирәк, — дип киңәш итә район Пенсия фонды идарәсе юристы Эльмир Мөхәммәтшин. — Бу алга таба взнос түләүдән коткарачак. Әмма җыелган бирәчәкне барыбер дә түләргә туры киләчәк.
— Бирәчәкне түли алмаганнарның яхшы хәлдәге телевизорына, суыткычына һ.б. шәхси милкенә арест салабыз, — дип аңлата суд приставы–башкаручысы Рина Курмаева. — Заказлы хатны алганнан соң, 5 көн эчендә түләмәсәләр, бирәчәкнең 7 проценты күләмендә хөкүмәт файдасына штраф салына.
Мөндештә яшәгән эшмәкәр, рейд бригадасы килеп кергәч, бик уңайсызланды. Суд приставына акча янчыгыннан тиешле сумманы җыеп бирде.
— Бер айга газ, утны да кертеп, түләүләр 50 мең сумлап җыела, — диде ул. — Бирәчәк булгач, юньләп йоклаган да юк. Эшмәкәрлекне ябасы булыр инде.
Арча станциясендә яшәүче эшмәкәр без килгәндә салмыш иде.
— Минем территориягә керергә сезнең ни хакыгыз бар! — дип дәгъва белдерде ул. Аның белән сөйләшеп торудан мәгънә юк иде. Айныгач сөйләшерләр.
Ә бер апа бирәчәге булган ир уртасы улы өчен (аерым яшиләр) оялды, борчылды.
— Пенсиямнән ай саен үзем түләп барырмын, — диде ул.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз