Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тагын сигез йорт яңартыла
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Тагын сигез йорт яңартыла
Күпфатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасы буенча эш 2015 елда да дәвам итә.
– Быел районда күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү программасына 8 йорт керде, – ди торак-коммуналь хуҗалыгы, энергетика һәм элемтә буенча сектор мөдире Илфат Рәхимов. – Шуларның дүртесен (Зәйнуллин урамындагы 3, 4нче, Комсомол урамындагы 16нчы, Жуков урамындагы 2нче йортлар) июнь аенда тапшырырга планлаштыралар, калганнарында (Горький урамындагы 9нчы, Кирпеч урамындагы 27нче, Комсомол урамындагы 29нчы, Күпер урамындагы 9нчы йортлар) әле эш бара. Подрядчиклар “Икстрой”, “Водоканал–Сервис”, “Энергосервис”, “Строй–Мастер” ширкәтләре.
Узган атнада шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев, Илфат Рәхимов, капиталь төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Рәис Шәйдуллин, идарәче компания җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин әлеге йортларны карап чыктылар, аларда эшнең барышы белән кызыксындылар, булган кимчелекләрне бетерергә куштылар.
Комсомол урамындагы 16нчы йортның түбәсе ябылган, җылытылган, төтен юллыклары каралган, подъездлар буялган, мәйданчыкларына плитәләр җәелгән, электр чыбыклары алыштырылган, тәрәзә рамнары буялган, тышкы яктан сайдинг белән әйләндереп алынган.
– Өске каттагылар салкын дип зарлана иде. Бу проблема хәл ителде. Тик менә дүртенче подъездга су начар килә. Сәбәбен белеп, бу мәсьәләне дә хәл итсәгез иде, – диде йорт буенча җаваплы Гәүһәрия Әһлиева.
Комсомол урамы, 29нчы йортта яшәүчеләр түбәдән су үтүдән зарланган булган.
– Түшәмне җылыттык, түбәне яптык, – ди “Икстрой” ширкәте мастеры Илнур Әсхәдуллин. – Яңгырда берничә мәртәбә тикшереп карадык – хәзер су үтми. Тик әлегә биредә шул түбә генә эшләнде. Подъездларны төзекләндерәсе, канализация челтәрен, подвал тәрәзәләрен алыштырасы бар.
Маршал Жуков урамындагы 2нче йортка да төзекләндерү кирәк булган.
– Яңгыр яуганда түбәдән су үтеп, стена буйлап агып утыра иде. Бу мәсьәлә хәл ителде. Подъездлар да матур, чиста булды. Рәхмәт. Тик, зинһар, подъезд ишек төбен дә карый күрегез, – дип мөрәҗәгать итте Зәйтүнә Сәмиева. – Яңгыр яуганда подъезд ишек төбе ерып йөри алмаслык пычрак була.
Зәйнуллин урамы, 3, 4нче йортлар тапшыруга әзер инде, ә Горький урамы, 27нче йортта әле эш күп. Кирпеч урамы, 27нче йортка да төс кергән. Ул заманында “Арча МСО”сы ширкәте кирпеч заводы конторасы булган, аннан аны йортка әйләндергәннәр, кешеләргә фатирлар биргәннәр. Шуннан бирле төзекләндерелгәне булмаган. Хәзер түбәдәге шифер алышынган, подъездлар каралган. Күпер урамындагы 9нчы йортта да төзекләндерү эшләре башланган.
– Йортны сайдинг белән тышладылар, ә үз исәбебезгә җылыттык. Җилләткеч рәшәткәләренә кадәр үзебез алдык. Кирәкле материалларны да машина яллап, үзебез алып кайттык, – дип зарланды “Надежда” ширкәте җитәкчесе Ибраһим Сабиров. – Подъездларда да эш күп, кимчелекләр дә җитәрлек. “Строй–Мастер” ширкәте төзекләндерүгә игътибарны арттырсын иде.
Комиссия дә сыйфат буенча шактый кимчелекләр тапты, июль ахырына кадәр аларны бетерергә кушты.
– Күпфатирлы йортлардагы фатирларның барысы да диярлек анда яшәүчеләрнең шәхси милке. Шуңа карамастан, хөкүмәт аларны төзекләндерергә акча бүлеп бирә, – ди Рафил Исмәгыйлев. – Хәзер аларга карап торуы ук күңелле.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз