Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хәтерләрне яңарта торган көн
2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Хәтерләрне яңарта торган көн
Шекә авылында яшәүче Хәбир ага Кәримов Бөек Ватан сугышы башланган көнне яхшы хәтерли. 1941 елның 22 июнендә аңа 16 яшь тула.
— Сугыш башлануга әтине фронтка алдылар, — ди ул. — 1942 елда әни үлде, дүрт бала калдык.
1943 елның гыйнварында Хәбиргә дә чират җитә. Иптәш егете Ризван Мөхәммәтҗанов белән бергә китәләр. Өйрәтүләрдән соң Балтыйк фронтына озаталар, Хәбир снайпер була. 1944 елның 31 гыйнварында фронтның алгы линиясендә каты яралана, бер аягын кисәләр. Госпитальләрдә 8 ай ятканнан соң Арчадан Шекәгә кадәр култык таяклары белән җәяүләп кайта.
Ветеранның тыныч тормыштагы фидакарьлеге дә батырлыкка тиң. Озак еллар хисапчы булып эшли, Бибирәшидә апа белән 11 бала үстерәләр, 20 оныклары, 24 оныкчыклары бар.
Хәбир аганы юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев килде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырды.
“Северный” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин, Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, Шушмабаш урта мәктәбе коллективы вәкилләре дә матур итеп котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Илебез азатлыгы өчен гомерләрен, сәламәтлекләрен аямыйча көрәшкән ветераннарыбыз әнә шундый хөрмәттә бүген. Район җитәкчесе Илшат Нуриев 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан үткәрелгән митингта да бүгенге тыныч тормышыбыз, аяз күгебез өчен көрәшкән якташларыбыз истәлеген кадерләп сакларга, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләргә чакырды.
Бөек Ватан сугышына районыбыздан 25 меңнән артык кеше китә, аларның 14 меңгә якыны әйләнеп кайтмый. Кайгы җиле һәр гаиләгә диярлек кагылып үтә.
Сугыш еллары баласы, мөхтәрәм ветераныбыз Илдус Сәгъдиев үзенең чыгышында 5 млн. сугышчының бүгенге көндә дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә булуына борчылып сөйләде. Аларның язмышы билгесез, күпме солдатларыбызның сөякләре сугыш кырында күмелмичә аунап ята. Аларны эзләү, җирләү дәүләт күләмендә оештырылырга тиеш.
Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов ата–бабаларыбызның Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәүләрен, аларның батырлыгы, истәлеге мәңгелек булуын әйтте.
Алмаз Борһанов бу юнәлештә үзе дә күп эшли, быел ике тапкыр мари урманнарындагы Сослангерга барып анда гомерләре өзелгән райондашлар истәлегенә һәйкәл куйдылар. Педагогика көллиятенең “Прометей” клубы әгъзалары анда ел саен барачаклар.
— Сугышка киткәндә һәр кеше бәлки исән калырмын дигән өмет белән киткән, — диде хәрби хезмәт ветераннар комитеты җитәкчесе Рафаэль Мөхәммәтҗанов. — Без аларны үзебезнең хәтердә яшәтергә бурычлы.
Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараны “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты, партиянең “Яшь гвардиячеләре” эчтәлекле, мәгънәле итеп әзерләгән. Шунда ук “Дөньяга — тынычлык!” дигән акция оештырылган иде. Теләгән һәркем тынычлык һәм сугышка карата мөнәсәбәтен тасмага язып, “Тынычлык һәм игелек” агачы ботагына бәйләп куйды.
Соңыннан “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары “Хәтер” дип аталган велосипедта узышуда катнаштылар.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз