Эт дус кына түгел

2015 елның 26 июне, җомга
Эт дус кына түгел
Иясез этләр күбәйде. Басуларда гына түгел, шәһәр, авыллар эчендә дә. Аларның кош–кортларга, терлекләргә генә түгел, хәтта кешеләргә дә һөҗүм итүләре турында редакциягә дә хәбәрләр килеп тора.
Шушы мәсьәлә буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов, урынбасары Надир Нәбиуллин, эпизоотологы Айрат Фазлыев белән әңгәмә кордык.
Чыннан да, 2015 ел башыннан гына да район буенча кешеләрне эт тешләгән 32 очрак теркәлгән. Болары әле хастаханәгә мөрәҗәгать итеп, билгеле булганы гына.
– Июнь аенда гына да ничә кеше зыян күрде. 8 июньдә Апайкина–Гарь авылында 30 яшьлек ир, 19ында Арчада 11 яшьлек малай, 23 көнне Наласада 41 яшьлек хатын–кыз, Чиканаста 5 яшьлек баланы эт тешләде. Күршенеке, үзенеке, иясез эт…Анысы мөһим түгел. Иң куркынычы, эт тешләгән, – ди Айрат Фазлыев. – Безгә хәбәр килгәннән соң, урынга барып, этне карыйбыз, 10 көн дәвамында котыру чире белән авырмыймы икәнлеген күзәтеп торабыз, аннан эт сәламәт, дигән белешмә бирәбез.
– Бәйсез этләр бик күбәйде. Аларны тоту буенча районда нинди эш башкарыла?
– Йорт хайваннарын саклау турындагы Федераль закон нигезендә, этләрне атарга, корал куллану турындагы закон буенча, шәһәр, авыл эчләрендә коралны чехолыннан да чыгарырга ярамый. Аларны тоту белән махсус лицензиясе булган Казан оешмасы шөгыльләнә. Алар урында этне тотып йоклаталар, алып китеп, эт тоту мөмкинлекләре булган бер бинага ябып, стерильләштерәләр. 10 көннән чыгарып җибәрәләр. Үтерергә ярамый. Этләрне ишәймәскә нәселсезләндерү өчен тоталар. Хуҗасы табылса, шушы вакыт эчендә этен алып китә ала, – ди Ринат Фәйзрахманов.
– Иясез этләр өчен сыену урынын үзебездә эшләп булмыймы?
– Аның өчен, беренче чиратта, урын кирәк. Аннан ул урынны әйләндереп аласы, этләр тоту өчен вольерлар ясыйсы, ашатасы…Табыш алу турында сүз дә юк. Монда хайваннарны яратып, алар өчен йөрәге кушканны эшләргә әзер торучы фанат булырга кирәк.
– Иясез этләрне тоту өчен бөтен районга 122 мең 200 сум акча каралган. Моңа күпме генә этне тотып, стерильләштерергә була?
– Эт асрый икән, һәр кеше аның турында туганнан алып үзе кайгыртырга тиеш. Моның өчен районда мөмкинлекләр дә бар. Яңа Кенәрдә, Урта Курсада участок ветеринария пунктлары ачылды. (2016 елга Арчада ветеринария берләшмәсе территориясендә шундый пункт ачарга планлаштырабыз). Шуларга барып, закон нигезендә операция ясатырга яки стерильләштерергә була. Районның кайсы почмагында яшәсәгез дә. Һәр айның соңгы җомгасында стерильләштерү бушка.
– Шулай ук котыру чиренә, чумага каршы, корт коярга прививкалар ясату да бушка. Кечкенә эт булса, монда алып киләләр, зур икән, ветеринария табиблары өйләренә бара, – дип сүзгә кушылды Надир Нәбиуллин. – Без аларны теркибез, һәрберсенә таныклык бирәбез (бушка), шунда кайчан, нинди, кем тарафыннан прививкалар ясатылуын теркәп барабыз. Моның өчен иясенең 3–08–93 телефонына шалтыратып, безнең белән элемтәгә керүе генә кирәк.
– Котыру авыруына каршы прививка ясату мөһим. Чөнки ул бик куркыныч. Ахыры да начар тәмамлана, – ди Ринат Фәйзрахманов. – Шуңа эт тешләү белән (тырмап кына алса да) табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эт бәйдә тора, дип тә тынычланырга ярамый. Капка астыннан бер авыру эт яки төлке керде, тырмады, шул җитә. Котыру авыруының беренче билгесе – эт судан курка, эчә алмый, су авыз кырыйларыннан агып төшә.
Этләрне тоту буенча Арча шәһәрендә эш ничек тора соң?
– Узган ел да, быел да бәйсез этләрне тоту өчен республика бюджетыннан 122 мең 200 сум акча керде. Көзлектә Казан оешмасыннан 5–6 тапкыр кайтып, 80ләп этне тоттылар. Бу ярты елда да шуның кадәр эт эләкте. Шушы көннәрдә генә тагын кайтып киттеләр. –Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.7 маддәсе нигезендә этләрне урамда йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 300 сумнан 1000 сумга кадәр штраф карала. Ул җәмәгать судьясы тарафыннан салына. Эт асрарга телиләр икән, аны бәйдә яки читлектә тотарга, урамга йөрергә алып чыкканда, артларыннан җыештырырга, вакытында прививкаларын кадатырга кирәк, – дип җавап бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International