Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Каратай авылы да һәйкәлле булды
2015 елның 26 июне, җомга
Каратай авылы да һәйкәлле булды
22 июнь – сугыш башланган көн. Хәтер һәм кайгы көне. Каратай авылы халкы өчен ул хәзер яу кырында башларын салган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куеп, аларның исемнәрен мәңгеләштерү көне буларак та истә калачак.
Кечкенә генә Каратай авылыннан да 54 кеше сугышка чыгып киткән, шуларның 43е һәлак булган, 11е генә исән–сау кайт-кан. Бу һәйкәл тагын бер ягы белән кыйммәтле – ул авыл халкы көче, тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелгән.
– Идеясе – шушы авылда туып–үскән, Яңа Кенәрдә яшәүче унынчы дистәне ваклаган сугыш һәм хезмәт ветераны Рәгыйб ага Халитовныкы. Ул зиратны коймалап алу башлангычы белән дә чыккан һәм аның өчен 50 мең сум акча да биргән иде, – диде һәйкәл ачу тантанасында Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков. – Һәйкәл өчен дә 50 мең сум бирде. Моннан тыш Илдар Сәлахов, Бәлхия ханым, Гөлзидә Хафизова акчалата ярдәм күрсәтте, “Ватан” агрофирмасы” ширкәте техника белән булышты, авыл халкы да бик күп көч кертте, имам Вазыйх Мәгъсүмов, авыл старостасы Марсель Галәлетдинов, ветеран Габдрәүф Рәхимов зур тырышлык куйды.
Балалар чыгышыннан соң сүзне район җитәкчесе Илшат Нуриев алды.
– Мондый һәйкәлләр, обелисклар быел кечкенә авылларда да, барлыгы 11 урында ачылды, – диде ул. – Аермасы шунда, сез үз көчегез белән эшләдегез. Хәтеребез вакытка караганда озынрак булырга, без һәлак булган авылдашларыбызны онытмаска тиеш.
– Җиңүне сез дә алып килдегез, тарихны сез дә яздыгыз, – диде Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борһанов тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына мөрәҗәгать итеп. – Хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сез безгә, яшь буынга бик кирәк.
– Әйе, сугыш кырды халыкны. Мин яшәгән урамнан берәү дә әйләнеп кайтмады. Татар авылында яшәп, русча уң белән сулны да аермаган ир–егетләр беренче булып китте дә, юк та булды. Исәннәрнең дә күбесе вафат инде. Бу һәйкәлгә барысының да исемнәре язылган. Алар мәңге безнең күңелләрдә, – диде ветеран укытучы Габдерәүф Рәхимов.
Тантанада хуҗалык җитәкчесе Мансур Әхмәтов, имам Вазыйх Мәгъсүмов чыгыш ясады, сугыш чоры баласы Билия Галиәхмәтова истәлекләре белән уртаклашты.
– Әтидән 6 яшемдә калдым мин, – диде ул. – Бала белән иреннән аерылып кайткан әниемне туганнары сыендырган. Менә шулар карап үстерде мине. Ике әнием, ике әтием булды. Әтиләрнең икесе дә сугыш кырында башларын салды. Ачлык та, ялангачлык та баштан узды. 7нче сыйныфны тәмамлау белән колхозда эшли башладым. Атлар карадым. 1956 елда кияүгә чыктым. Ике балабыз булды. Тормыш дәверендә бик күп авырлыклар, хәсрәтләр кичердем.
– Мин әтине хәтерләмим дә, – дип кушылды Мәвәлия Галәлетдинова. – Аннан 4 бала калганбыз. Миңа ике яшь булган. Тормыш авыр иде. Әниемнең тырышлыгы белән генә барды. Аның күзенә генә карап тордык. Колхозда эшләдем, аннан бозаулар карадым. Хәзер Арбашта кече улым Илгизәр тәрбиясендә яшим.
Мәчет ишегалды ул көнне гөр килеп торды. Һәйкәл ачу тантанасына читтә яшәүче авыл кешеләре дә кайткан иде.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз