60нчы республикакүләм туристик слеты

2015 елның 26 июне, җомга
Балтач районындагы Кара күл янында Татарстан мәктәпләрендә белем алучыларның 60нчы республикакүләм туристик слеты узды. Егет–кызлар арасында узган ярышларда өч төрле җәяүле дистанциясендә (кыска, бәйләнешле, төркем белән), капитаннар, команданы тәкъдим итү һәм пешекчеләр конкурсларында көч сынашты. Кече яшь төркемендә ярышкан Арча Укучылар сарае командасы капитаннар конкурсында 3нче урын, җәяүле дистанциясендә 2нче урын (Лениза Камалетдинова һәм Юлия Паранина) яулады. Команданың тренеры Илдар Шакиров.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International