Пенсионер кенәгәсе бетерелә

2015 елның 26 июне, җомга
Пенсионер кенәгәсе бетерелә
2015 елның 1 июненнән пенсионерларга пенсия кенәгәсе бирелми башлады.
Бу хәбәрне ишетүчеләр редакциягә шалтырата башлады. Шул уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага мөрәҗәгать иттек.
— Дөрестән дә, 2015 елның 1 июненнән пенсионерларга пенсия кенәгәсе бирү туктатылды, — дип аңлатты Рузия Илсуровна. — Хәзер оешмалар арасында документлар электрон рәвештә алып барыла. Теге яки бу оешмага мөрәҗәгать иткәндә пенсионерлыкны раслау өчен кенәгәнең кирәге дә юк. Компьютерда мәгълүматлар базасыннан пенсионер турында кирәкле мәгъ- лүматны табып була. Әгәр дә пенсионерга пенсияне билгеләү һәм аның күләме турында документ кирәк була икән, ул вакытта Пенсия фонды идарәсеннән белешмә бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International