Пычак белән кадаган

2015 елның 26 июне, җомга
Пычак белән кадаган
Арча шәһәрендә яшәүче Валерий Анисимов элегрәк тә хөкем ителгән, иректән мәхрүм итү урыннарында да булган. Сынау срогы 2015 елның 10 июнендә чыгарга тиеш булып, быел 26 апрельдә яңадан җинаять ясарга өлгергән.
Бу көнне ул исерек хәлдә, элек бергә яшәгән хатын белән низагка керә, пычак чыгарып куркыта, үтерү белән яный. Әлеге хатын–кыз урамга йөгереп чыгып кына котыла.
Анисимов 1 майда икенче бер хатын–кыз белән җәнҗал чыгарып аңа пычак белән кадый.
Район суды В.Анисимовны әлеге гамәлләре өчен 4,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп каты режимлы колониягә җибәрде.
Рамил Хәйруллин,
өлкән тикшерүче, юстиция майоры
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International