Алимент түләмәү – җинаять

2015 елның 26 июне, җомга
Алимент түләмәү – җинаять
2015 елның 15 июнендә җәмәгать суды алимент түләмәгән өчен А. Петряковка карата җинаять эшен карады.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, суд карары буенча Арчада яшәүче 26 яшьлек А. Петряков 2012 елгы кызы өчен керемнәренең дүрттән бер өлешен ай саен түләп барырга тиеш. Әмма ул түләми. Әлеге ир моның җинаять икәнлеге турында суд приставлары тарафыннан бер генә тапкыр кисәтелмәде. А. Петряков хәтта эшли торган урынын һәм керемнәрен яшерә. Аның эшләгәне һәм керемнәре расланды. А. Петряковның бирәчәк алимент акчасы 130 мең сумнан артып киткән.
Судта ул үз гаебен тулысынча таныды.
Суд А. Петряковны гаепле дип таныды һәм, дәүләт файдасына 10 процент тотып калып, 7 айга төзәтү эшләренә билгеләде. Бәхетенә, А. Петряков амнистиягә эләкте һәм җинаять җаваплылыгыннан азат ителде.
Әмма суд карары А. Петряковны алимент түләүдән азат итмәде.
Радик Хәбибуллин,
прокурор урынбасары,
юстиция киңәшчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International