Закондагы үзгәрешләр

2015 елның 26 июне, җомга
Закондагы үзгәрешләр

2015 елның 8 июненнән (№ 143-ФЗ) Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексына һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керде.
Транспорт чараларын тоткарлау процедурасына төгәллекләр кертелде. Монда сүз транспортны куллану, аның белән идарә итү һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозган очракта автомобильне эвакуатор белән махсус машина кую урынына урнаштыру турында бара. Әгәр дә эвакуатор эшкә тотынганчы, машинаны тоткарлау сәбәбе бетерелә икән, ул вакытта автомобильгә кагылмаячаклар.
Юл хәрәкәтен оештыру схемасы үзгәрүе һәм аның сәбәбе турында халыкка хәбәр ителергә тиешлеге дә яңалык. Гражданнар юл билгесе куелуы, теге яки бу юнәлешкә керү һәм чыгу, хәрәкәтне тыю буенча куелган тамгаларны, транспорт чаралары тукталышы һ. б. юлдагы үзгәрешләр турында алдан белергә тиеш.
Машинага законсыз рәвештә “Инвалид” билгесен кую һәм мондый автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылык кертелде.
Инвалидларның транспорт чаралары өчен билгеләнгән тукталышта яки аларны кую урынында транспорт чараларын туктаткан яки куйган өчен җаваплылык көчәйде. Моның өчен 5 мең сум (элек ул 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр иде) штраф салына һәм машина эвакуацияләнә.
Моннан тыш, мотошлем кимичә яки аны эләктермичә мопед белән идарә иткән өчен административ штраф каралган.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры,
юстициянең өлкән киңәшчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International