Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Сезнең белән горурланабыз
2015 елның 26 июне, җомга
Сезнең белән горурланабыз
23 июнь район тарихына кабатланмас мизгелләре белән кереп калачак. Бу көнне Арчаның “Йолдызлар аллеясе”ндә тагын ике йолдыз пәйда булды.
2009 елда ачылып, инде 15кә җыелган йолдызлар янәшәсенә Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаучы Гөлүсә Галиева белән Ашытбаш мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Айсинә Әүхәдиеваның исемнәре дә өстәлде.
Кечкенәдән егетләргә хас булган спорт төре – бокс белән шөгыльләнүче Гөлүсә күптән түгел халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә лаек булды. Республика, Россия, Европа дәрәҗәсендәге, халыкара турнирда җиңүләр яулаган сәләтле укучы. Ярышларда катнашып, дәресләрне күп калдырырга туры килсә дә, аңа һәрвакыт ярдәм иткәннәре өчен мәктәп коллективына, сыйныф җитәкчесенә һәм бар көчен куеп шөгыльләнгән тренеры — әтисе Марат Галиевка рәхмәтле булуын җиткерә ул.
Айсинә дә тырышларның тырышы — татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада призчысы, инглиз теле буенча Бөтенроссия Яшьләр чемпионатының федераль җиңүчесе. Киләчәген дә ана теле белгечлеге белән бәйләргә хыяллана Айсинә.
Ашытбаш мәктәбе коллективы сәләтле укучылары белән ихластан горурланды бу көнне. Илүзә Фәхретдинованың “Елның иң яхшы укучысы” исеменә лаек булуы үзе өчен генә түгел, укытучылары өчен дә көтелмәгән булды. Аеруча сыйныф җитәкчесе — мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Фәхретдинова өчен. Укытучы укучысы Айсинә өчен бер куанса, кызы Илүзә өчен күз яшьләрен тыеп кала алмады.
—Авыл мәктәбенә бу кадәр игътибар булыр, укучыларыбызның уңышы шәһәрнекеләр дәрәҗәсеннән дә узар дип уйламаган идем. Бик тырыш, сәләтле сыйныф иде бу чыгарылыш. Мәктәпнең олимпиадаларда яулаган уңышларының 50 проценты безнең сыйныфның тырышлыгы булды. Бүген бу тантанада 5 медаль яулаган укучыбыз катнаша, — дип шатлыгын уртаклашты ул.
Тантанада укуда алдынгы булулары белән беррәттән, районның мәдәни, спорт, иҗади тормышында актив катнашып уңышлар яулаган укучылар белән бергә 33 укучы–медаль ияләре катнашты. Район күләмендә тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, Арчаның 1нче мәктәбе директоры Эльмира Сафина тарафыннан котлау ишетеп, рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре алу мизгелләре күңелләрендә үз урынын алыр. БДИ үткәндә калды, офыкта хыяллар, өметләр көтә. Һәм аларны — 4–6 елдан югары белем алып кайткан белгечләрне район көтә.
Кичә ахырында күңелдәге яшерен теләкләрне күккә ашырырга дип куллардагы шарлар һавага күтәрелде. Мәктәп елларының кабатланмас хатирәләренең соңгы битенә моңлы көй астында саубуллашу вальсы нокта куя...
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз