Без – Г.Камал театры сәхнәсендә

2015 елның 26 июне, җомга
Без – Г.Камал театры сәхнәсендә
18 май безнең күңелләрдә иң матур, иң истәлекле көн булып уелып калыр. Ник дисезме? Чөнки безгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете насыйп булды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ул көннәрнең даны онытылмас” дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек.
Бүләкләү тантанасы искиткеч тәрбияви итеп оештырылган иде, безгә бәяне дә театрның данлыклы артистлары Фәнис Җиһанша һәм Илдус Габдрахманов бирде. Шундый мәртәбәле залда, артистлар алдында чыгыш ясау, аларның мактау сүзләрен ишетү, артистларның грим бүлмәләрендә булу, сәхнә арты тормышының кызыклы мизгелләре.... санап бетергесез тәэсирләр. Алып баручыларыбыз Динар белән Адиләнең сәнгатьле сөйләме, җырчы егетләребез Инсаф, Илназ, Рәзилнең моңлы итеп җырлавы берәүне дә битараф калдырмады. Ә Зөлфия белән Рәсим башкаруында ана белән улының төштә очрашу мизгелләре күңелләрне нечкәртте, йөрәкне телеп үтте.
Укучыларыбызны бәйгегә укытучыларыбыз Ләйсән Вәлиева, Рамил Гарифуллин, Алия Һидиятуллина һәм Фирдания Әхмәдуллина әзерләде. Гомумән, без бик күп бәйгеләрдә катнашабыз, чөнки директорыбыз Зөлфия Илсур кызы һәр башлангычыбызны хуплап ала, киңәшләрен бирә, ярдәм итә, безнең уңышларыбызга чын күңелдән сөенә.
Ләйсән Вәлиева,
Иске Чүриле мәктәбе укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International