Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшәсәң иде әле, әбием
2015 елның 26 июне, җомга
Яшәсәң иде әле, әбием
Минем әбием Йосыпова (Әхмәдуллина) Шәмсебану Әсхәдулла кызы 1916 елның 28 апрелендә Үгез-Елга авылында туган. Ул гаиләдә беренче бала, әбидән соң сеңелләре Нәкыя, Мәдхия һәм энесе Һидиятулла туа.
Әбиемнең бары өч класс белеме бар. Олы бала булгач, барлык авыр эш аңа булган. Ул 13 яшеннән колхозда эшли башлаган, җәен яшелчә үстергән, кышын төрле эштә эшләгән. Әбием энесен һәм сеңелләрен укытырга тырышкан. “Бәрәңге, кәбестә үстереп, аны сатып балаларга киемнәр алыйк”, – дип әтисенә әйткән. Шуңа күрә Нәкыя исемле сеңлесе 7 сыйныф белемле, ә Мәдхия сеңлесе гомер буе хисапчы булып эшләгән. Һидиятулла исемле энесе ике югары белемле. Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында райком секретаре булып эшләп, соңыннан Казан шәһәрендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хезмәт куеп, лаек- лы ялга чыккан. Әби үзе дә бик чая, тырыш, җор телле һәм бик башлы булган. Математиканы яхшы белгән. “Сугыш вакытында урак белән ашлык урганда, бригадир минем җирне исәпләмәде дә, үзем күпме эшләгәнемне әйтеп бирә идем”, – дип искә ала әбием.
1941 елның апрелендә Яңа Ашыт авылы егете Зариф Йосыповка кияүгә чыга. Монда килгәч тә ул колхозда эшләгән.
Сугыш башланганда аңа 25 яшь була. Сугыш вакытында барлык авыр хезмәт хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ашарга, кияргә кием юк. “Алабутадан, сәрдек үләненнән ипи, кычытканнан аш пешердек. Ярый әле ул елларда бәрәңге уңышы яхшы булды, халыкны шул ачтан исән калдырды, – дип искә ала әби. – Кар астыннан өшеп чыккан бәрәңге ап-ак крахмал булыр иде, шуны алабутадан ясалган онга кушып күмәч пешерер идек”.
Халык телендә ул “күкәрин” ипие дип аталган. Ә чыпчык үләнен кушып пешергән ипи бик ачы булган.
Әбинең энесе Һидиятулла абый 1943 елда 18 яшен тутыргач та сугышка китә. Ул барлыгы 7 ел солдат хезмәтендә булып, 1950 елда гына өенә кайта. Ә әтисенең энесе Зиннәтулла Әхмәдуллин сугыш кырында ятып кала. Кабере дә билгесез. Якын туганы Нәҗип Лотфуллин сугышка китеп, исән-сау әйләнеп кайта, гаилә кора, илне торгызу өчен алны-ялны белми эшли. Аның уллары Кәшиф, Нәфыйк, кызы Наилә, Арча районын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертеп, тырыш хезмәт юлы уздылар. Әбинең сеңлесе Нәкыя апаның улы Раушан Сибгатуллин да балаларга белем бирүдә (Апаз мәктәбе директоры) армый-талмый хезмәт итә.
Язын ач, юка кием белән хатын-кызларның чана тартып, Арчага симәнә орлыгы, малларга печән алырга баруларын ачынып сөйли әби: “Арча тавыннан бер-беребезгә булыша-булыша тезелешеп менәбез. Бик авыр була иде. Кайтканда Ашытбаш авылына кереп йоклый, чабаталарны киптерә идек. Шулай ук хәзерге Биектау районы Алат авылына җәяү арба тартып ашлыкка йөрдек. Ул авыл бик комлы, арбалар бата, сөйрәп чыгарганда хәлләребез бетәр иде. Урманга утынга, Ташкичүгә уңыш ашлыгын тапшырырга сыер җигеп йөрдек”.
Сугыш турында бик хәбәрдар булмаганнар. Авылда радио эшләмәгән, үлгән солдатлар турында гына өчпочмаклы хатлар килгән.
Сугыш беткән елны, колхозда эшләр беткәч, беренче тапкыр Сабан туе үткәрәләр. Мичтә бәрәңге пәрәмәчләре пешереп бәйрәм итәләр. Бу вакытта ирләр сугыштан кайткалый башлаган була. Әбинең туганнан-туганнары Габдулла һәм Гыйльмулла исемле энеләре дә Сабан туена сугыштан кайтканнар.
Сугыштан соңгы тормыш та бик авыр була. Ашарга җитми, кияргә кием юк, бер-бер артлы балалар туа.
Әби бабай белән 60 ел бергә торып, 6 бала үстергәннәр. Аллага шөкер, алар барысы да исән-саулар. Бабам вафат булганга 16 ел була.
Әбием, балаларының, оныкларының, оныкчыкларының, туганнарының уңышларына сөенеп, төпчек кызы Рәмлә апа тәрбиясендә яши. Ул, туган йорт нигезенең җылысын саклап, барыбызны бергә җыеп тора. Шушы матур, мул тормышта яшәсәң иде әле, әбием.
Ләйсән Хәйруллина,
Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз