Балконда яшенне тойган

2015 елның 26 июне, җомга
Балконда яшенне тойган
Узган атнада җилләп, давыллап, яшенләп килгән яңгыр куркыныч булды. Ялт–йолт утлар уйнады, баш очында гына каты итеп күк күкрәде, нәрсәдер чартлап ярылды...
Кайбер авылларда хәтта түбәләргә зыян килде, Кышкар басуында Әтнә кешесен печәнгә килгән җиреннән яшен сугып үтерде.
Беркөнне Арчадагы Зәйнуллин урамы, күп фатирлы 5нче йортта яшәүче Әлфия Фәттиева: “Яшен электр белән эшли торган җиһазларны сафтан чыгарды, — дип борчылып шалтыратты. — Күп фатирлы йортларда яшеннән саклагычлар бармы, яшеннән ничек сакланыр- га кирәк?”
Шунда ук “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Фәрит Зәйнуллин белән элемтәгә кердек.
— Безнең һәр йортта яшеннән саклагычлар–җиргә тоташтыргычлар бар, — диде ул. — Ул булмаса, Зәйнуллин, 5тә кот- очкыч хәл булыр иде.
Зәйнуллин урамының 5нче йортында без. Домофон, подвалдагы су насосы, фатирлардагы кыйммәтле люстралар, телевизор, компьютер, суыткыч, газ миче стабилизаторлары сафтан чыккан. Хәтта штукатур коелган урыннар бар.
— Балконда тәрәзә жалюзиена кагылуым булды, нәрсәдер куырып алды, яшен хикмәтедер инде, минем кычкыруымны бөтен йорт ишеткәндер, — дип сөйли шушы йортта яшәүче Альбина (авырлы). — Хәтта кечкенә улыбыз да менә монда “жу-у” итте, дип эченә төртеп күрсәтеп йөрде.
Әлеге зыян күргән йортка ярдәмгә килгән “Энергосервис” ширкәте инженеры Рамил Фәйзуллин:
— Бу йортта яшеннән саклагыч–җиргә тоташтыр- гыч бар. Йортка яшен электр чыбыклары аша килеп кергән булырга тиеш, — диде. — Яшен куәтле булган, электр щитларындагы автоматлар да бу очракта көчсез. Шуңа күрә яшен вакытында җиһазларны электрдан алырга, утларны сүндереп торырга кирәк.
— Моннан берничә ел элек бу теманы махсус өйрәндем, — дип сөйли “Энергосервис” ширкәте җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев. — Тормышта үзен иң аклаганы — җиргә тоташтырылган телевизор антенналары. Алар хәзер юк диярлек. Иң әйбәте — йорт янәшәсенә яшеннән саклаучы каланчалар эшләп кую.
Зәйнуллин урамындагы 5нче йортны төзегән “Арча МСОсы” ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин белән дә сөйләштек.
— Бу йортны төзегән вакытта ук яшеннән сак- лагыч–җиргә тоташтыр- гычларны эшләдек, — диде ул.
Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин фикерләре белән дә кызыксындык.
— 2004 елдан без күп фатирлы йортларны кабул итү комиссиясендә бөтенләй катнашмыйбыз, — диде ул.
Минемчә, йортлар янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерелеп торырга тиеш. Яшеннән саклагычлар бармы, алар эшлиме, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәләме? Бу турыда дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге, ирек-ле янгын җәмгыяте һәм “Ростехнадзор” оешмалары җитәкчеләре белән сөйләштек.
— Хөкүмәтнең кече һәм урта бизнесны тикшермәскә дигән күрсәтмәсе бар, — дип аңлатты Рөстәм Сафин. — Күп фатирлы йортлар торак–милекчеләр ширкәтенә берләшкән. Күрсәтмә нигезендә без аларны тикшерә алмыйбыз.
“Ростехнадзор” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әхмәтҗанов та закон нигезендә торак йортларны тикшермибез, дигән фикерне әйтте. Теләгән кеше сораулар белән “Ростехнадзор”ның Идел буе идарәсенә мөрәҗәгать итә ала икән. Арча ирекле янгын җәмгыяте җитәкчесе Әмир Әмирфатов үзләренә гариза биргән очракта барысын да эшлибез, дип вәгъдә итте.
Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов:
— Безгә гариза керсә, без аны, һичшиксез, караячакбыз, — диде. — Экспертлар ярдәмендә электр җиһазлары ни сәбәпле сафтан чыкканын расларга кирәк булачак, гаеплеләр булмаска да мөмкин, әгәр дә алар ачык- ланса — җавап бирергә тиешләр.
Яшен вакытында электр җиһазларын розеткадан алган, кайбер йортлардагы кебек электрны бөтенләй өзеп куйган булсалар — бернинди дә проблема чыкмас иде. Әмма йортның эчендә дә, тышында да саклану чаралары да булырга тиеш. Бу турыда фатир хуҗалары да белеп торырга һәм кайгыртырга бурычлы. Үзләре өчен бит. Сакланганны Аллаһы Тәгалә дә саклармын, дигән.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International