Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Мәдәниятка караш уңай якка үзгәрә
2015 елның 26 июне, җомга
Мәдәниятка караш уңай якка үзгәрә
Әңгәмәдәшебез — район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.
— Рамил Рафисович, райондагы мәдәният учреждениеләренең матди–техник базасы нинди хәлдә?
— Бер сүз белән әйтсәк, канәгатьләнерлек дип бәяләргә мөмкин. Районда 34 мәдәният йорты, 44 авыл клубы эшли. 6 авыл клубы начар хәлдә.
Республика программасы кысаларында соңгы елларда Арча шәһәренең көньягында, Сикертән, Симетбаш, Пөшәңгәр, Иске Иябаш авылларында яңа клублар төзелде. Башка мәдәният биналарында һәр елны, мөмкинлектән чыгып, күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү эшләре үткәрелә. 2014 елда Апаз мәдәният йорты ныклап төзекләндерелде. Быел Наласа мәдәният йорты яңартыла. Бу эш дәвам итәчәк. 2014 елда 2 млн. 406857 сумлык техник чаралар, аппаратура, җиһазлар, киемнәр, 35 мең сумлык музыка инструментлары алынды.
— Элегрәк авыл клуб- ларында эшләү өчен махсус белемле кадрлар җибәрелә иде. Хәзер бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
— Барлык хезмәткәрләр — 256. Шуларның 31е — югары (шул исәптән авылларда — 17), 29ы — махсус урта белемле. Быел без авыл клублары өчен кадрлар әзерләү максатыннан Казанга укырга барырга чакырып мөрәҗәгать иткән идек. Кызганыч, теләк белдерүче булмады.
— Бәлки хезмәт хакы аз булгангадыр?
— Алай ук дип әйтмәс идем. Авылда эшләүче югары белемле хезмәткәрләребез айга 15–16 мең сум ала. Ә аның 7–8 мең сум гына булган вакытлары да бар иде.
— Районыбыз талантларга элек–электән бай булган. Арчалыларның бүгенге уңышлары да горурланырлык.
— Бездә сәләте булган һәр кеше аны тулы көчкә ача алсын өчен бөтен шартлар тудырылган. Районда 8 коллектив: “Арча егетләре”, “Ләйсән”, “Русская песня” вокаль ансамбльләре, “Җидегән чишмә” халык театры, халык инструментлары оркестры, Иске Ашыт мәдәният йорты, Сикертән мәдәният йорты театр коллективлары, Шишор мари халык ансамбле халык исемен йөртә. Ел саен үткәрелә торган Предприятие, учреждение, оешмалар көннәре дә талантларны ачарга, үстерергә ярдәм итә.
— Сикертән мәдәният йортын әйтеп үттегез. Аның эшеннән канәгать булмаучылар да бар икән. Бу турыда редакциягә дә шалтыратучылар булды, “Гөргери кияүләре” спектакле өчен бирелгән сертификатның күпме суммага икәне дә билгесез, диләр.
— Сикертән мәдәният йорты начар эшли дип әйтергә нигез юк. Анда балалар, яшүсмерләр өчен бию, балалар һәм өлкәннәр өчен драма, аерым җырлау, нәфис сүз берләшмәләре (түгәрәкләре), милли көрәшне яратучылар клубы эшли.
Әлеге берләшмәләрнең эш графигы элмә такталарда күрсәтелгән. Һәр берләшмәнең аерым журналы бар, район Мәдәният йорты аларның үтәлешен контрольдә тота.
Сикертән мәдәният йорты җырчылары, биючеләр иҗат концертларында, бәйрәмнәрдә чыгыш ясап тора. Быелгы иҗат концертында Сикертән кызы Адилә Салихова нәфис сүз буенча җиңү яулады.
Сертификат 8 мең сумлык булган. Аның акчасы театр коллективындагы 11 кешегә бүлеп бирелгән.
— Яшь талантлар үстерү максатында нинди чаралар үткәрелә? Сәхнә кос- тюмнары тектерүгә ярдәм күрсәтелмиме? Кварталга бер булса да балалар концерты оештырып булмыймы, дигән сораулар алдык.
— Яшь талантлар белән сәнгать мәктәбе дә, район Мәдәният йорты да шөгыльләнә. Алар район, республика, Россия күләмендәге конкурсларда, фестивальләрдә катнашалар. Быел шундый коллективлар өчен 300 мең сумлык киемнәр тектердек.
Балалар концертлары оештырылып тора, бәйрәмнәр, төрле чаралар, балалар катнашыннан башка үтми. Бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез.
— Курса–Почмакта элекке клубның стеналары шул килеш, аны яңартып салып булмасмы икән, дип шалтыраттылар.
— Курса–Почмак авылында бүген генә клуб салып булыр, дип әйтә алмыйм. Бәлки киләчәктә республика программасына керер дип өметләнсәк кенә инде. Ә авылда элекке мәдәният йорты бинасында ял итү, спорт белән шөгыльләнү, төрле чаралар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз