Иң лаеклылар бара

2015 елның 26 июне, җомга
Иң лаеклылар бара
27 июньдә Казанда Теннис академиясендә “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Республикасы Президентлыгына кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы үтә.
13 майдан 5 июньгә кадәрге чорда Татарстанда 12 җәмәгать оешмасы Президент праймеризында катнашу өчен республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Алар арасында ТР предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Студентлар лигасы, Татарстан Респуб- ликасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясе, Казан шәһәренең “Без бергә!” тәрбиягә алган гаиләләр җәмәгать оешмасы, республиканың ветераннар оешмалары бар.
Җәмәгать оешмалары праймеризга тагын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсенең элеккеге җитәкчесе Олег Морозовны кандидат итеп күрсәттеләр.
Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча сайлаучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән 4 кандидатның 3сен сайлап алачаклар. Партия, праймериз йомгакларын исәпкә алып, “Бердәм Россия” конференциясендә ТР Президенты постына кандидатны күрсәтәчәк. Көтелгәнчә, конференция июль башында үтәчәк. Теннис академиясен сайлау чараның масштабына бәйле: сайлаучылар һәм чакырылучылар күп санлы, федераль һәм респуб- лика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре генә дә өч дистәдән артып китә. Сайлаучыларны Татарстанның 33 җәмәгать оешмасы — 818 кеше һәм “Бердәм Россия” партиясе — шулай ук 818 кеше күрсәтте. Әлеге кешеләр Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм округлары вәкилләре.
Алдан партия эчендәге тавыш бирүнең сайлау комиссиясе составына 35 кеше керде.
Татарстан илдә төбәкнең югары урындагы заты вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен алдан партия эчендә тавыш бирүне җәмәгатьчеләргә ышанып тапшырган беренче төбәк булды.
Арча районыннан әлеге тавыш бирүдә 36 кеше катнашачак. Шуларның 21ен “Бердәм Россия” партиясе, 15ен җәмәгать оешмалары күрсәтте. Алар барысы да район халкы арасында абруйлы, актив, әлеге ышанычны акларлык кешеләр. Мәсәлән, Айдар Ильясов хәрби училищены тәмамлаган, хәрби хезмәттән соң район эчке эшләр бүлегендә, аннан соң район газ куллану хезмәтендә эшләде, менә сигез ел инде “АСПК” акционерлык җәмгыятендә. Районның җәмәгать тормышында да актив катнаша, үрнәк гаилә башлыгы. Шушы көннәрдә генә Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган улына дип-лом тапшыру тантанасында булып кайтты. Әнвәр, Россия олимпиадасында җиңеп, әлеге уку йортына керү хокукын яулаган иде. Икенче уллары Әмир быел 11 сыйныфны алтын медальгә тәмамлады.
Фәргать Сираҗетдинов районда иң зурлардан булган Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы. Районда иң беренче гаилә фермалары шушы җирлектә барлыкка килде, алар уңышлы эшли. Мөндеш авылында республика программасы ярдәмендә фельдшер–акушерлык пункты, Иске Иябашта клуб сафка басты. Мөндеш авылында 50 урынлы балалар бакчасы төзелеп бетеп килә.
Ильяс Фәттахов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International