“Трактор–тагылмалы арба” операциясе үтте

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
“Трактор–тагылмалы арба” операциясе үтте
Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегендә 2327 берәмлек техника теркәлгән.
Техник күзәтү үтмәгән үзйөрешле машиналар һәм тагылма арбалар еш кына закон тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләрне бозып файдаланыла һәм куркыныч чыганагы булып тора. Юл–транспорт һәлакәтләре дә бик еш куркынычсыз файдалану таләпләренә туры килмәгән техника тарафыннан килеп туа.
Тракторлар һәм тагылма арбаларны куркынычсыз файдалануны контрольдә тоту максатыннан, үз-йөрешле һәм башка төр машиналарның техник торышына күзәтчелек идарәсе ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе белән берлектә 8 июньнән алып 30 июньгә кадәр “Трактор– тагылмалы арба” дигән операция үткәрде. Бу хакта безгә Татарстан Республикасының Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рафис Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
Әлеге операция барышында ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге белән берлектә рейдлар оештырган.
– Барлыгы 57 трактор–тагылмалы арба тикшерелде, – ди ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе хезмәткәре Инсаф Павлов. – Укылмый торган номерлар белән – 4 (моның өчен 500 сум штраф түләргә туры киләчәк), исәпкә куелмаган тракторлар – 3, шулай ук исәпкә куелмаган тагылмалы арбалар 2 (штраф суммасы 500дән 800 сумга кадәр, кабат эләккәндә 5000 сум штраф яки 1–3 айга техника белән идарә итү рөхсәте биргән танык- лыксыз калу куркынычы яный) очрак теркәлде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International