бирелгән Шушы елның биш аенда ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе тарафыннан 3641 транспорт белән идарә итү таныклыгы

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Шушы елның биш аенда ЮХИДИ идарәсенең Арча бүлекчәсе тарафыннан 3641 транспорт белән идарә итү таныклыгы (Арчадан тыш Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтач районнарын да кертеп) бирелгән. Шуларның 1948е автомәктәпләрдә укып, таныклыкны беренче тапкыр алган. Яшь автомобиль йөртүчеләрне 3 елга кадәр даими контрольдә тоталар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтиме, авария очраклары тудырмыймы? Быел шундый бер очрак теркәлгән. 30 майда көндезге 12 сәгатьтә “ВАЗ–21093” машинасы белән идарә итүче Иске Ашыт белән Иске Кенәр арасында юл һәлакәтенә очрый. Кызу тизлек белән барып идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм юл кырыена ава.Хәзер ул белем алган автомәктәпкә күрсәтмә җибәрелгән, үзенә беркетмә төзелеп, административ җаваплылыкка тартылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International