Ике йортны яшен сукты

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
29 июньдә булган көчле давыллы яңгыр районга зыян китерде. Күпербаш авылында ике йортны яшен сукты. Янгынчылар тиз арада килеп җитү сәбәпле, янгын артык җәелмәде. Айван авылында Яшьләр урамында ике йортның түбәсен давыл алып ыргыта, сарай түбәләренә зыян килә. Сеҗедә дә зыян күрүчеләр шактый. 10лап авылда ут бетә. РЭС оешмасы хезмәткәрләре төнлә дә эшләп, утны ялгыйлар. Мөрәледә хәтта бер сыерны давыл очырган. Үле гәүдәсе су өстенә калкып чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International