Район хуҗалыкларында терлеккә азык берәмлеге әзерләү турында
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
30 июньгә район хуҗалыкларында бер шартлы терлеккә 11 центнер азык берәмлеге әзерләнде.
Бүгенге көндә иң күп азык “Игенче” ширкәтендә — 22 центнер азык берәмлеге туры килә. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 20, “Кырлай”да 18 центнер.
Сафиуллин, Шиһабеддинов, “Нива” ширкәтләрендә 3 центнерга да тулмый. “Арча” ширкәтендә әзерләнгән азык бик аз.
План буенча 24669 тонна печән кирәк булып, ул 25400 тонна итеп әзерләнде. “Арча”, “Мәрҗани”, “Нива”, Сафиуллин, Шиһабеддинов, Тукай ширкәтләрендә әлегә печән җитәрлек күләмдә әзерләнмәгән.
Барысы 128764 тонна сенаж салырга кирәк. Бу төр азык 69135 тонна әзерләнде.
“Курса МТСы”, “Аю” ширкәтләре җитәрлек күләмдә сенаж салып куйды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә дә бу эш әйбәт оештырылган.
“Ак барс” агрокомплексы” халыкка 1400 тонна печән бирде. “Татарстан”, “Арча”, “Курса МТСы”, “Аю” ширкәтләрендә дә бу эш оешкан төстә башкарылды.