2015 елның 6 маеннан “Биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр” гамәлгә кертелде

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
2015 елның 6 маеннан “Биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр” гамәлгә кертелде.
— Әлеге кагыйдәләр биеклектә эшләрне оештырганда хезмәтне саклау буенча яңа дәүләт норматив таләпләр урнаштыра һәм эш бирүче, җаваплы затлар, хезмәткәрләрнең эш тәртибен көйли, — ди район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров. — Әлеге кагыйдәләр гамәлгә кергәннән соң, яңа кагыйдәләр буенча укытылган яки белемнәре чираттан тыш тикшерү үткән хезмәткәрләргә генә биеклектә мөстәкыйль эшләүгә рөхсәт бирелә. Укытуны үткәрмәгән өчен административ штраф салына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International