Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Нократ Аланында Сабантуй гөрләде
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Нократ Аланында Сабантуй гөрләде
Арчалылар бәйрәм итә дә, үткәрә дә белә. Үзебездә генә түгел, чит төбәкләргә чыгып та. Узган атнада алар Нократ Аланына барып, Сабантуй уздыруда ярдәм күрсәтте. Бу беренче ел гына түгел, традициягә әйләнеп бара. Безнең Арча ягы үзешчәннәрен анда халык та белә, көтеп ала.
Бу юлы да алар концерт куйган мәйданчык янын шунда ук әйләндереп алып, ахырга кадәр татар җырын, моңын тыңлап хозурландылар.
– Нократ Аланында Сабантуй 26нчы тапкыр үткәрелә. Моңарчы районныкы гына булса, быел өлкәнеке итеп оештырылды. Нократ Аланы шәһәре белән районда 20 мең татар яши. Район, шәһәр хакимияте тарафыннан татарларга караш бик яхшы. Зур–зур татар авылларыбыз бар. Һәрберсендә Сабантуйлар үткәрелә. Урта Шөн авылында кичке Сабантуй да була. Моннан тыш Нәүрүз бәйрәмен, “Уйнагыз, гармуннар”, татар җыры бәйгеләрен, татар теле буенча олимпиадалар оештырабыз. Татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлфия Сабирова Сосновкада “Идел” татар җыры ансамблен алып бара. Ул шулай ук татар теле буенча өстәмә дәресләр дә бирә. Сосновка, Нократ Аланы, Кызыл Алан мәктәпләрендә берәр татар төркеме бар. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы булыша, бушка әсбаплар бирә. Авылларда, шәһәрләрдә мәчетләр эшләп килә, – ди Киров өлкәсе татарлары төбәкара мәдәни–мәгърифәтчелек оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов. – Ерак юлны якын итеп килеп, безгә Сабантуй бәйрәме үткәрүдә булышканнары өчен Арча районы хакимиятенә, халкына зур рәхмәт.
Нократ Аланы Сабантуенда беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел. Әмма быел ул аеруча киң колач алган. Аны ачу тантанасында кунаклар да күп катнашты. Нократ Аланы шәһәр башлыгы Сергей Кисляков халыкны милли бәйрәм белән котлады, Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде, истәлеккә бүләк тапшырды. Нократ мөфтие Зөфәр хәзрәт тә халыкка теләкләрен ирештерде.
Бәйрәмне арчалылар башлап җибәрде. Милли киемнәрдән Зилә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге “Ләйсән” халык җыр, Аида Сәләхетдинова җитәкләгән “Аллегро” бию коллективлары чыккач, мәйданга чәчәкләр сибелгән кебек булды. Аларның чыгышын күз дә алмый карадылар. Аннан милли киемнәр кигән кызларыбыз Сабантуй кунакларын һәм халыкны чәкчәкләр белән сыйлады. Уеннар, күңел ачулар, ярышлар, көрәш башланып китте. Читтә ат чабышы, мотоциклда, мопедларда узышулар булды. Төрле аттракционнар, уеннар, кече сәхнәләрдә концертлар мәйданнан читтә дә адым саен иде.
Арчалылар һәр тарафта беренчеләр сафында булды. “Казан арты” тарих–этнография музее алып килгән тарихи экспонатлар да, кул эшләре осталары 5нче гимназия, 2нче мәктәп укытучылары Әлфия Сабирова, Гөлназ Ибраһимованың чиккән түбәтәйләре, 7нче мәктәптән Альбина Зыятдинованың мөселман яулыклары, калфаклары, педагогика көллиятеннән Фәридә Гайнетдинованың тәмле исле сабыннары, сәнгать мәктәбеннән Нияз Миннемуллинның агач эшләнмәләре, Иске Кырлайдан Гөлназ Хәбибуллинаның сәйләннән ясалган гөлләре, шуралыларның махсус станокта чыпта сугулары һәркемдә соклану уятты. Көрәштә дә безнекеләр башлап йөрде дисәк, ялгыш булмас. Гер дә күтәрделәр, кул да көрәштерделәр, көрәштеләр дә. Ә Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре – “Рус җыры” (җитәкчесе Фирая Батыршина), “Ләйсән” халык ансамбльләре, “Аллегро” бию коллективы, җырчылар Гөлназ Җәләлетдинова, Рисәлә Әхмәтханова, Сөмбел Заһидуллина, Данис Гайфуллин, Зөһрә Шәрәфетдинова, Халидә Әхмәдиева, Рәсим Низамиев, Расих Галимҗанов, Дамир Гасыймов, гармунчылар Рәдис Харисов, Вагыйз Әһлиуллин һәм башкалар көне буе, кичке бишкә кадәр концерт куйдылар.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз