Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хуҗасыз пляж
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Хуҗасыз пляж
Эссе көннәрдә су коенып калырга тырышабыз. Күпләр Көтек буасын үз итә. Бу юлы без дә, балалар белән, 2014 елда грант откан Көтек буасындагы “Казансу” халык пляжына барырга булдык.
Алдагы көнне генә киртә белән тотып алынган әлеге пляжга кермичә, аның янәшәсендә коенган идек. Төбе пычрак сулык коенырга барыбер дә хәтәр, бигрәк тә балаларга. Ә менә яңа пляждагы комлыктан әкрен генә суга кереп китүләре уңайлы. Аерата балалар өчен. Рәхәтләндек су коенып. Монысы өчен рәхмәт.
Пляж ерактан ук үзенең каланчасы, чишенү–киенү корылмалары, комы белән күзгә ташлана. Юнылмаган киртәләр белән (экзотика!) әйләндереп алынган ул. Дөрес, беренче карашка пляж зәвыклы ял итү урынын түгел, ә бәлки ташландык комлыкны хәтерләтә. Кояштан каплау максатыннан агачтан эшләнгән зонтиклары (өсте калай) ауган, сәхнәсыман ике зур такта корылманың да пляжга нигә кирәген аңлап булмый, кайберәүләр аның кырыена басып аяк юа, икенчеләр сузылып яткан. Каланчасы, чишенү–киенү корылмалары, бәдрәфенә сүз тидереп булмый, культурный итеп эшләгәннәр.
Грант акчасына эшләнгән пляж язмышына битараф калып булмый. Район башкарма комитеты икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов белән элемтәгә кердек.
— Узган ел “Казансу” халык пляжы социаль проекты җиңеп, 580 мең сумлык грант оттык, — дип сөйләде ул. — Пляжны “Жилкомбытсервис” ширкәте, урман хуҗалыгы, Сабиров фермер хуҗалыгы эшләде. Чыннан да, аны зәвыклы ял итү урынына әверелдерәсе бар. Моңа тотыначакбыз.
Арча урман хуҗалыгы участок җитәкчесе Вәккас Зиатдиновтан:
— Пляжга сездән нинди өлеш керде? — дип сорыйм.
— Кичә балалар, кыргый пляжда су коенып кайттык, дип көләләр. Ә бит без аны матур итеп эшләгән идек. Эшләп бетергәч, я, Хода, районда уңайлы бер пляж булды, дип сокланып карап торган идек. Ике бәдрәф, суга керү юлларын, пристаньны (аны төпкә беркеттек), аннан суга төшү баскычларын ясадык. “Жилкомбытсервис” та каты эшләде, ярларны кисте, су төбен чистартты, ком ташыды, каланчаны, чишенү–киенү корылмаларын торгызды. Коймага тимер баганалар утыртты. Пляжга күз–колак булып торырга хуҗа кирәк.
— Үземнең дә эчем поша ул пляж өчен, — ди коймаларын тоткан хуҗалык җитәкчесе, фермер Айдар Сабиров.
“Жилкомбытсервис” ширкәте пляжда 574 мең 200 сумлык эш башкарган.
Проектта каралган барлык эшләр дә башкарылганмы соң? Без бу турыда буа төбе чистартылачак, яр буена, сулык төбенә ком җәеләчәк, коену урыннары калкавычлар белән әйләндереп алыначак, пляж кече архитектура формалары һәм санитария–гигиена әһәмиятендәге биналар белән җиһазландырылачак, дип язып та чыккан идек. Проектның әһәмиятле бер пункты үтәлмәгән (әллә үтәлеп тә юкка чыкканмы!) — коену урынында калкавычлар юк.
Көтек буасында эшләнгән пляж су коеныр өчен әйбәт булган. Җаваплы кешене билгеләп, тәртиптә тотарга гына кирәк. Арчаның үзен дә пляжлы шәһәр итеп күрәсе килә. Халык шуны тели. Теләсә кайда су коену хәтәр дә.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз