Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Иске Масрада яңа пункт
2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Иске Масрада яңа пункт
Узган атнада Иске Масра авылында истәлекле вакыйга булды – биредә республикабызда эшләп килүче максатчан программа буенча төзелгән модульле фельдшер–акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты.
Куанычлы вакыйганы күрергә авыл халкының олысы–кечесе җыелган. Һәркемнең йөзендә шатлык балкый. Авыл урамыннан килүче өлкән пар белән сөйләшеп киттек. Иске фельдшерлык пунктының каршысында гына яшәүче Минневәсилә белән Рәфыйкъ Галимҗановлар икән.
— И, кызым, тормышның рәхәтлеге, Аллага шөкер. Яшәсәк иде әле, — дип сөйләп китте Минневәсилә апа. — Яңа медпункт ачасыларын ишеткәч, авылыбыз бетми, шөкер, дип сөенеп туймадык. Фельдшер Алсуыбыз безнең табибә. Авырып китеп чакыртсаң, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килә. Өч чакрымдагы Югары Мас- рада яшәсәләр дә, ире белән килеп җитәләр. Ире бик булыша үзенә. Авырмаганда ике көн саен үзе хәлне белеп тора. Яшьләр күп булмаса да, авылда өлкәннәр шактый. Клуб мөдиребез Чулпан Һадиева төрле кичәләр оештыра, Казаннан концертлар чакырта.
Иске Масрада инде өч дистә елга якын фельдшер булып Алсу Габдрахманова эшли, өч авылга хезмәт күрсәтә. Заманында тирә–якта танылган фельдшер Радия Ибәтуллинаның кул астында тәҗрибә туплаган. Үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән, хезмәтен намус белән яратып башкаручы фельдшердан авыл халкы да бик канәгать. Ә бу бина алар өчен күктән иңгән шатлык сыман булды. Чөнки, авылның нигезен тәшкил итүче өлкәннәр еш атлап керә аның бусагасын. Искесендә кышларын салкын иде, дип сөйлиләр.
Тантанада катнашучы кунаклар авыл халкының авырмыйча, сәламәт булып яшәүләрен, әлеге бинага профилактика, очрашып хәл–әхвәлләр белешү өчен генә килүләрен теләде.
— Шушындый уңайлы бина булгач, район үзәк хастаханәсенең белгечләре хәзер бирегә килеп хезмәт күрсәтә алачак. Авыл халкы өчен зур ярдәм бу, – диде Гадел Вафин.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев халык турында шундый кайгыртучанлык күрсәткән өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, авыл кешеләренә бәхетле тормыш теләде. Ул медпунктның элекке бинасы да буш тормаячагын әйтте. Анда балалар бакчасы ачу турында сөйләшү булды. Балалары булган авылның киләчәге бар.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз