Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Дәүләт ярдәм итәргә әзер
2015 елның 3 июле, җомга
Дәүләт ярдәм итәргә әзер
Безнең сорауларга район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов җавап бирә.
— Хәзерге вакытта сәнәгать мәйданчыкларындагы эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме турында әйтеп үтсәгез иде.
— Җиһазлар алу өчен чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия бирелә. Сәнәгать мәйданчыгының күчемсез милкен сатып алу чыгымнарының 25 процентына (5 миллион сумнан артык түгел), сәнәгать мәйданчыгы күчемсез милкен арендалау чыгымнарының 25 процентына кадәр кире кайтару каралган. Лизинг килешүе буенча җиһазлар алу чыгымнары 50 процентка кадәр, кредитлар буенча процентлар түләү чыгымнары, энергия саклау, энергетик аудит үткәрү һәм энергия саклау челтәренә тоташтыру субсидияләнә.
Сәнәгать мәйданчыкларындагы эшмәкәрләр өчен җиһазлар бәясенең 50 процентын кире кайтару буенча конкурсны 2015 ел августында башлау планлаштырыла. Җиһазларны милеккә алу килешүенә җайланмалар, механизмнар, станоклар, приборлар, аппаратлар, агрегатлар, чаралар һәм технологияләр керә ала.
“Лизинг–грант – 2015” программасының икенче этабы август, сентябрьдә башлануы көтелә. Хәзердән үк конкурс шартлары нигезендә гариза бирергә әзерләнергә кирәк. Лизинг–грант лизингка алына торган җиһазларны субсидияләүгә керә.
– Крестьян–фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары нинди ярдәмгә исәп тота ала?
– 2015 елның 24 июненнән 13 июльгә кадәр “2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында башлаучы фермерларга ярдәм” программасының 2нче этабында катнашу өчен крестьян–фермер хуҗалыкларын конкурска сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул ителә.
Дәүләт ярдәме сөт терлекчелеге, мөгезле эре терлек симертү, атчылык, сарыкчылык, кәҗә асрау, дуңгызчылык, авыл хуҗалыгы кошларын (күркә, үрдәк, тавык, каз) үрчетү, бөртекле һәм бөртекле–кузаклы культуралар, азык культуралары, бәрәңге игү, яшелчәчелек, җиләк–җимеш культуралары үстерү юнәлеш- ләрендә күрсәтеләчәк.
Июль–август айларында “Гаилә фермаларына ярдәм” программасы буенча конкурсның 2нче этабы планлаштырыла. Шуңа күрә эшләүче крестьян–фермер хуҗалыкларына кирәкле документларны әзерләү шарт.
Шулай ук бизнес–идеяләр һәм бизнес–планнар конкурсы дәвам итә. Аларның максаты – яшьләрне иҗади, фәнни һәм инновацион эшчәнлеккә тарту, Арча муниципаль районында яшьләр эшмәкәрлеген үстерү.
Конкурста югары уку йортлары студентлары, аспирантлар, яшь белгечләр һәм башлаучы эшмәкәрләр катнаша ала. Проектларны аерым кешеләр дә, күмәк рәвештә дә эшләргә мөмкин.
Бизнес–проектларны төзү өчен кирәкле документлар Арча муниципаль районы рәсми сайтының “Программалар, проектлар, конкурслар” бүлегендә урнаштырылган.
Гаризалар кабул итү һәм аларны бәяләү 2015 елның 1 сентябренә кадәр башкарыла. Гамәлдәге программалар буенча эшмәкәрлеккә ярдәм турында тулырак мәгълүмат алу өчен Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки 3–06–44 телефоны буенча шалтыратырга була.
Шуны да әйтәсе килә, безнең районның бер шәхси эшмәкәре Икътисад министрлыгында сәнәгать мәйданчыгы сыйфатында дәүләт теркәве алды. Анда эшләргә теләүчеләр 3–06–44, 3–21–72 телефоннары буенча шалтыратсыннар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 май
9 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Йога безне үзгәртергә тырыша, яхшы якка!
Арчаның Казансу паркында йога белән шөгыльләнүче ике яшь кызга игътибар итми калмый мөмкин түгел иде. Чөнки хәрәкәтләре, онытылып тынычлыкта калулары кызыклы һәм бик матур күренеш Румия Надршина Яннарына бардым. Сөйләшеп киттек. Бик ачыклар булып чыктылар. Диләрә Гыйльманова Казан медицина университетын тәмамлаган, бүген психиатрга ординатурада укый. Арчаның 1нче мәктәбен тәмамлаган. Камилә Минһаҗева шулай ук Арча кызы. Казан культура институтын тәмамлаган, бүген бала белән декретта. – Мин йога белән 8 ел шөгыльләнәм инде, – ди Диләрә. – Менә туганым Камиләне дә йогага тарттым. Икебез бик рәхәтләнеп паркта табигатьтә йога белән шөгыльләнәбез.
Онытмыйлар...
Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры. Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, – дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте. Ярышта Айван авылыннан өч команда – ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм “Арча“ спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскәровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Халит Халиков. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары – волейболчылар Рамил Әскәров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдылар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Афәрин, тырышып уйнадылар!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында спорт ярышларын оештырып тора. Башта ярышлар зоналарда булды, аннан җиңүчеләр Арчада ярыштылар. Афәрин, тырышып уйнадылар. Нәтиҗәләр: 1. Арчаның 6нчы хатын-кызлар командасы; 2. Арчаның 11нче балалар бакчасы; 3. Арчаның 9нчы балалар бакчасы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз