Чит уйлар кермәсен

2015 елның 3 июле, җомга
Чит уйлар кермәсен
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы буенча наркотикларга контрольлек итүче Федераль хезмәт баш эксперты Марина Фирсова катнашты.
Утырышта район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Котдусов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Шакирова, Арча педагогика көллия- те директоры урынбасары Гөлнара Гафарова наркотиклардан башка сәламәт балалар тәрбияләп үстерү турында чыгыш ясадылар. Наркотик куллану буенча тест үткәрүләр, ышаныч тартмалары, кайнар линияләр, төрле чаралар оештыру — болар әле тынычланырга сәбәп түгел.
— Бала һәрвакытта да файдалы шөгыль белән мәшгуль булырга тиеш, шулай булганда гына аңа чит уйлар керми, — дип сөйләде Марина Фирсова. — Бик күп чаралар оештыргансыз — монысы бик әйбәт, афәрин, алга таба да балаларның тормышын тагын да кызыклырак итәргә тырышырга кирәк.
Румия Надршина
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International