Телефоның югалса

2015 елның 3 июле, җомга
Телефоның югалса
Редакциягә: “Кәрәзле телефон югалса, нишләргә?” — дип шалтыраталар.
Шушы сорау белән район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Булат Билаловка мөрәҗәгать иттек. Ул безнең сорауга болай дип җавап бирде:
— Телефонның документлары белән полициягә килеп гариза язарга кирәк. Югалган телефон номеры буенча исәпкә куела, компьютердагы эзләү базасы исемлегенә кертелә.
— Югалган телефоннар табыламы?
— Табыла. Әмма бөтенесе дә дип әйт-мим. Узган ел телефон югалу буенча полициягә 70ләп гариза кергән. Телефон табылу очраклары 10лап булган. Быел 10 гариза кергән, табылганы — 4.
— Югалган телефонны тапкан кеше, һичшиксез, телефондагы номер буенча хуҗасына яки бала булса, әти–әнисенә, якыннарына шалтыратырга тиеш, дип беләбез. Чөнки бу чит кеше әйбере. Ә кеше әйберен үзләштерү — җинаять. Телефон табылган очракта полиция нинди чара күрә?
— Телефонның яңа хуҗасыннан телефонны каян алганы ачыклана. Урлау, чит кеше әйберен үзләштерү буенча гаепле дип табылса, җинаять эше кузгатыла. Телефон хуҗасына кайтарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International