“Башваткыч” тапшыруында булып кайттылар

2015 елның 3 июле, җомга
“Ватан” ширкәтенең Хәсәншәех авылы яшелчәчеләре Таһир Ибраһимов, Резеда Сәмигуллина, Румия Йосыпова “ТНВ” каналында баручы “Башваткыч” тапшыруында булып кайттылар.
Тапшыруны беренче тапкыр Зөлфәт Зиннуров алып барган. Безнекеләр бәхетенә яшелчәчелек, үсемлекләр дөньясына кагылышлы сораулар туры килгән. Иң күп баллны Таһир Ибраһимов җыйган.
Якташлары өчен җан атарга Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков җитәкчелегендәге автобус белән 24 кеше барган.
Бик күңелле булган, тапшыруны август ахырында, сентябрь башында күрсәтәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International