Арчаның 10нчы балалар бакчасы ишегалды аерата матур

2015 елның 3 июле, җомга
Быел Арчаның 10нчы балалар бакчасы ишегалды аерата матур. Ышанмасагыз, килеп карагыз. Бакча мөдире Миләүшә Гарифуллина тәҗрибәле педагог шул. Коллектив үзе иҗат иткән татар әбие белән бабае нәкъ чын кешеләр кебек, бакчада эскәмиядә утырып торалар. Килеп керүгә үзеннән – үзе алар белән исәнләшәсе килеп китә. Балалар да алар белән татарча матур итеп “Исәнмесез!” дип әйтергә өйрәнә. Бу үзенә күрә тәрбия дә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International