Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Музейдан – армиягә
2015 елның 3 июле, җомга
Арча һәм Әтнә районнары егетләре хәрби бурычларын үтәргә китте. 1 июльдә аларны Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның Иске Кишет авылындагы музее каршында, аның тууына 110 еллыкка багышланган чарада, тантаналы рәвештә озату булды.
Үзләренә фатыйха биреп, хәерле сәфәр, исән–имин кайтуларын теләп, Рәмис хәзрәт Гарифуллин тарафыннан укылган дога, хезмәт иткән дәверләрендә егетләрнең сакчы фәрештәсе булыр, иншалла. Армиягә китүчеләрне дога белән озату районда күптән матур гадәткә әйләнде. Ә музейда булып, каһарманның батырлыклары турында мәгълүмат алу армиягә китүчеләр өчен тәүге тапкыр. Егетләр биредә Арча ЗУЭСы җитәкчесе Рөстәм Гомәров сөйләвеннән геройның батырлыклары, тормыш юлы турында белде. “Хезмәт иткән чакта иптәшләрегезгә легендар якташыбыз, аның батырлыклары турында сөйләгез, — дип киңәш итте Рөстәм Кәлимулла улы егетләргә. — Минем хыялым — армиягә китүче һәр егет монда килеп музейны карап китсен, үзенә үрнәк алсын иде”.
– Армиягә китәсе егетләрне районда һәрвакыт тантаналы шартларда югары дәрәҗәдә озату оештырыла. Киләчәктә озату кичәләрен биредә, батырлар рухында үткәрергә планлаштырабыз. Егетләр батыр якташлары турында белеп, горурланып хезмәт итсен, – диде ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов.
Герой якташың булу һәркем өчен горурлык. Тарихи бина сафка бас-кач, авыл халкы да куанган. Бу хакта күптән түгел 90 яшен тутыр- ган Мөнәвәрә Сафина да әйтте. Мөнәвәрә апаның Гани Сафиуллин белән аралашканы да булган икән. “Бервакыт Казанның Бауман урамындагы кибет каршында авылдашымны очраттым. Ул бер озын буйлы кеше белән сөйләшеп тора. Мин яннарына баргач, кем булуым белән кызыксынды. Ә Кишет кызы икәнлегемне белгәч, бөтенләй ачылып китеп, якын туганын күргән сыман шатланды, авылдашлар турында җентекләп сораша башлады. Аннан үзенең Гани Сафиуллин икәнлеген әйтеп, Казандагы адресын биреп, кунакка чакырып калды. Соңрак аның үзен авылга мәктәпкә чакырдылар. Ә Гани абый якын итеп мәктәпкә мине дә дәште. Шул чакта тагын бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырган идек. Иске Кишетнең фәрештәсе, дияр идем мин аны. Чөнки ул авылны җанландырды, безгә никадәр көч бирде.”
Музей өчен мәгълүмат туплау- да авыл китапханәчесе Гөлфия Габитованың хезмәте зур. Китап- ханәче булып эшли башлаганнан, батыр авылдашы турында ныклап эзләнә ул. Гани абыйның оныклары белән элемтә булдыра. Гөлфия ханым шушы музейның җаваплы кешесе: үзе мөдир, экскурсияләр алып баручы, үзе җыештыручы, бакчасын карап торучы һ.б. Кызу көннәрдә музей территориясендәге паркка утыртылган 70кә якын агачка Илдар Сибгатуллин белән бергәләп су сипкәннәр. Илдар шәхси тракторы белән су ташып торган. Күптән түгел ачылса да, музей бусагасын атлап үтүчеләр шактыйга җыелган инде. “Тирә–яктагы авыллардан, Әтнә районныннан укучылар күп килә. Атна саен ераклардан кунакка кайтучылар да музейны күреп китә. Сабантуй вакытларында килүчеләр күп булды. 22 июньдә авыл халкы, мәктәп коллективы белән берлектә Хәтер көне уздырдык. Аңа кадәр мәчеткә йөрүчеләр җыелышып Коръән укыган иде. Музейны күрергә теләүчеләр рәхим итсеннәр, кайчан килсәләр дә ишекләребез ачык. Минем телефон номеры музейның капкасына язылган (89276702767), китапханәдә эш сәгатем бетмәгән чак булса, шалтыратуга киләм”, — ди Гөлфия ханым.
Армиягә китүчеләр арасында Яңа Кишет егете Рәнис Галимҗанов та бар иде. Инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплап, аграр университетны тәмамлап китә. “Армия мәктәбен үтүче һәркемгә исән–имин хезмәт итеп кайтуларын телим. Безне олы тормышка әзерләп үстергәннәре өчен әти–әниләргә, патриотик рухта тәрбияләгәннәре өчен укытучыларга, район җитәкчелегенә рәхмәт, — ди ул. — Аларның ышанычын намус белән акларбыз”.
Розалия Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз