Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча буйлап–велосипедта
2015 елның 3 июле, җомга
Арча буйлап–велосипедта
Арча үзәгендә төркем–төркем велосипедчыларны күрү узып баручыларга хәзер сәер тоелмый да. Чөнки һәр айның беренче көнендә велосипедларга утырып, шәһәр урамнарын (3 километр 800 метр ара) әйләнү матур гадәткә әверелеп бара. Айга бер көн булса да, машинадан төшеп, ике тәгәрмәчле транспортка утыру – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау ул. Беренче июль көнне булганы Халыкара олимпия көненә багышланды.
– Барыбыз да велосипедларга! дип исемләнгән акциядә теләге булган һәркем катнаша ала, – диде район башкарма комитеты эшләр идарәчесе Рамил Гарифҗанов. – Вакыты, сәгате алдан радио, газета аша хәбәр ителәчәк.
Беренчесендә балалар күбрәк булса, бу юлы өлкән яшьтәгеләр дә велосипедка утырган. Мәдәният йорты, халыкны социаль яклау бүлеге, почта бүлекчәсе хезмәткәрләре, мәктәпләрдән укытучылар да килгән.
– Безнең оешмадан 5 кеше чыкты, – ди Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе урынбасары Роза Хисамова. – Безнең төп максатларыбызның берсе дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бит. Бүген шуны үз үрнәгебездә күрсәтергә булдык.
– Велосипедка утырып юлга чыгучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында да онытмасыннар иде, – ди ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе дәүләт инспекторы Ринат Хөснетдинов. – Велосипедтагылар җәяүлеләр өчен билгеләнгән махсус юл аркылы чыгу урынында велосипедтан төшәргә тиеш. Тротуар булмаган очракта, машина юлыннан берәр–берәр, бөтен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп йөрергә кирәк. Транспорт белән идарә итүчеләр дә велосипедтагыларга җәяүлеләргә караган кебек карарга тиеш.
Ниһаять, тиешле араны үтеп, юлчылар кабат үзәккә килеп тә җитте. Ярыш булмаса да, бишесе күпкә алда иде.
– Беренче булып бара идем, карыйм, ике кыз мине узарга тырыша. Яшьләргә ничек юл бирмисең инде, – диде шаяртып Арча халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов.
Өлкәннәрнең күбесенә яшь чакларын искә төшереп, велосипедта йөрү ошаган. Кайберләре өчен ул көндәлек хәрәкәт чыганагы да икән.
– 10 ел гына да түгелдер инде, мин көн дә эшкә велосипед белән йөрим. Бензин кирәкми, саф һава, сәламәтлеккә файдасы бик зур. Бер ияләшкәч, бик җайлы, – ди халыкны социаль яклау бүлегеннән Ислам Закиров.
– Мин халыкны социаль яклау бүлегендә социаль хезмәткәр булып эшлим, өйләренә барып, өлкәннәргә ярдәм күрсәтәм. Велосипед минем өчен менә дигән транспорт. Җәй буе аннан төшмим, – ди Зәйтүнә Заһидуллина да.
Ул көнне үзәктән бар да кулларына истәлек бүләге дә алып, велосипедларына утырып көр күңел белән таралды.
Гөлсинә Зәкиева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз